Эльмира Хамматова: «Үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк»

Терекөмештәй тере, актив, кызыксынучан. Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эльмира Хамматова турында хезмәттәшләре шулай ди. Укучылары, таләпчән, дип тә өсти. Шулай булмаса, телнең бөтен нечкәлекләрен укучыңа тапшырып бетереп тә булмыйдыр ул. Бигрәк тә хәзерге заманда. Без телевидение ветераны, югары дәрәҗәдәге диктор белән татар теленең хәле, журналистикадагы проблемалар турында сөйләштек.

Эльмира Мифтаховна, сез татарча дөрес сөйләү эталоны, тел сакчысы дисәк тә, ялгыш булмас. Безнең сөйләм телебез ни хәлдә?

– Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда татар теле икенче пландарак, читтәрәк кала башлады. Шәхсән үзем дә татар мохитендә үскән, татар мәктәбендә укыган, бөтен хезмәтем татар телендә барган кеше булсам да, кайбер сүзләрне оныта башладым. Аның урынына ике телдә дә аңлашыла торган сүзне кулланып җибәрәсең. Хәзер бит телләр арасында алмашу бик тиз, интенсив бара. Рус теленә дә күпме чит сүзләр керде, татар теле исә күбрәк рус теле тәэсирендә. Шуңа күрә ике телдә дә аңлашыла торган сүзләрне күбрәк кулланабыз. Бу телгә игътибар кимегәннән килә. Татар теле нәүмизләнеп, читкә тибәрелә башлады. Ә бит телне гади кеше генә дә, укытучы гына да саклап кала алмый. Аңа җитәкчеләрдән, дәүләттән игътибар кирәк. Быел мин андый игътибарны сизәм. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан итү, Татарстан Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешу, аның рәисе итеп гамәлләре белән халык ышанычын яулаган Марат Әхмәтовның билгеләнүе миндә генә түгел, татар теле язмышына битараф булмаган һәр кешедә зур өметләр уяткандыр. Күпме чаралар үткәрелде, күпме проектлар башлап җибәрелде, иң мөһиме яшьләрдә кызыксыну уянды. Күп нәрсә шәхескә бәйле шул.

Мәдәният институтына татар телле студентлар киләме? Бу сорауны бирүем юкка түгел. Сәхнәдә фамилияләре татар, фикер сөрешләре урысча булган артистлар күбәеп китте.

– Безнең уку йортын тәмамлаганнар арасында андыйлар бар дип әйтмәс идем. Рифат Зарипов, Данир Сабиров – чын татар ир-егетләре. Рафил Җәләлиев тә – Балтач егете, Арча көллиятен тәмамлаган, аннан безгә килде. Һәр яктан килгән талантлы егет. Башкортстаннан укырга килүчеләр шактый. Алар татар телен белә, ләкин күбрәк җирле сөйләмне куллана. Соңгы курсларда алар да татар әдәби телендә яхшы аралаша башлый. Төмәннән, Пермьнән килгән студентлар бар. Кызганыч, алар күбрәк русча аралаша. Пермь егете өченче курска җитте инде. Татарча шома гына сөйләшә башлады. Чөнки үзендә кызыксыну бар, өстәмә дәресләр дә алды.

Телевидениедә алып баручыларга элек нинди таләпләр куела иде? Хәзер шундый таләпләр куеламы икән? Алып баручыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Диктор булып эшләгәндә иң әһәмиятлесе – дөрес сөйләм, тавышның куелган булуы, текстны үтемле итеп җиткерү. Диктор хезмәте күбесенчә монологтан гыйбарәт иде. Тора-бара ул диалогка әйләнде. Иң читене – тапшырулар турыдан-туры бара. Интервью алган кешең каушаса, туктап калса, хәлдән чыга белергә дә кирәк. Аның өчен, әлбәттә, тапшыруга әзерлекле булуың сорала. Бер заман шундый вакыт килеп җитте, дикторларга эш калмый кебек була башлады. Текстларны әзерләүче редакторлар үз текстларын үзләре сөйләргә тырышты. Хәзер инде текстны үзеңә алырга тырышасың, журналист белән сөйләшәсең, командировкаларга чыгасы килүеңне җиткерәсең. Инде син диктор гына түгел, син инде журналист профессиясен дә үз җилкәңдә татыйсың. Мин хатлар буенча тапшырулар алып бара идем. Аны бик талантлы журналист Хәмзә абый Кашапов  әзерләде. Ул еш кына, Эльмира, монда бөтен хатларны синең исемгә язалар, әйтерсең, аларны син әзерләгән, дип әйтә иде. Шуннан командировкаларга бергә йөри башладык. Тапшырулар эшләү күпкә кызыграк. Чөнки холкымда гел яңалыкка омтылу, нәрсәнедер үзгәртергә тырышу ята. Диктор булып килеп, шуның белән чикләнгән кешеләр дә бар. Ул да бик яхшы, әмма, әйткәнемчә, бу холкыма туры килми. Рәхмәт телевидениегә, училище тәмамлап, театрда бер-ике ел эшләп килгән кызчыкны кеше ясады, шәхескә әйләндерде. Телевидение дә үсте, без дә телевидение белән бергә үстек. Тормышны аңларга, күрергә, белергә, аралашырга өйрәтте. Аның һәр көне сабак булды. Параллель рәвештә сәхнә теленә дә укыта башладым. Болар барысы да язмышыма язылган булгандыр инде.

Беләсезме, диктор булып эшләү әле дә күңелемдә яши. Кеше белән сөйләшкәндә дә, аны күбрәк ачасым, аңлыйсым килә. Миңа кайчак, син артыгы белән кызыксынучан, дип әйтәләр. Артык сораулар бирергә нәрсәгә кирәк инде, дип аптырыйлар. Профессия канда – аны юкка чыгарып булмый инде, нишлисең.

Хәзерге заманга кайтсак… Бервакыт бер журналны актарып чыктым. Берничә интервью чыккан, әмма барысы да бер төсле кебек. Журналистларга үткенлек тә җитми кебек, кызыксыну да. Бу журналда интервью алучылар, телне яхшы белсәләр дә, фикер киңлеге, оригинальлек ягыннан аксыйлар сыман. Үз юлларын, үз каләмнәрен тапсыннар иде дигән теләктә калам. Шул вакытта алар бер-берсеннән аерылып торырлар иде.

Сөйләүче журналистларга килсәк, аларның телне шомартуда, үзләрен камилләштерүдә ныграк эшләүләрен теләр идем. Тавыш, дикция буенча эшләү җитми. Авылчарак сөйләү хас. Телевидение бит ул иң беренче чиратта дөрес сөйләм үрнәге. Ә хәзер телевидениегә сөйләм ягыннан бик үк әзерлеге булмаган кешеләр килә. Нәтиҗәдә чыгышлар үзешчәнрәк килеп чыга. Журналистикага инде күптән сөйләм теле фәнен кертергә кирәк. Газета журналистларына да язарга гына түгел, сюжетлар эшләү бурычын куялар икән, белгечләрне әзерләүне дә кайгырту кирәк ләбаса!

Матбугатта «сарылык»ка, халыкка ярарга тырышуга ничек карыйсыз?

– Мин «Эхо Москвы» радиосын тыңлыйм. Аның мөхәррире һәрвакыт без профессиональ радио дип искәртеп тора. Чыннан да, анда фикер төрлелеге, проблеманы төрле яктан өйрәнү бар. Нәкъ менә шушылар җитеп бетми кебек бездә. Телевидениедә дә төрле темаларга сөйләшүләр була, тик ул пар чыгаруга кайтып кала. Мәсәлән, «Таяну ноктасы»н карыйм. Анда төрле кешеләр катнаша, бер-берсен бүлдереп үз фикерләрен әйтергә тырышалар. Нәтиҗәдә күбесе фикерен тулысынча әйтә дә алмыйча кала. Дөрес, тапшыруга динамика кирәктер, әмма фикернең төбенә дә төшәргә кирәк бит инде. Күп вакыт тапшыру сөйләшүгә кайтып кала, нәтиҗәсе булмый. Элек бит сорауны ачыклау, оешмалардан җавап алу бар иде. Хәзер ул юк. Мине менә шул борчый. Үзәккә үтә торган публицистик сөйләшүләрнең күбрәк булуын теләр идем.

Сезнең тормышыгыз бай, мавыктыргыч. Бүген артка карап нәтиҗә ясасак, үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы?

– Кайчак, үткәннәрнең бер мизгеле искә төшә дә, ул вакытта дөрес эшләдемме икән дип, уйланасың, кайбер адымнарыңны яңадан анализлыйсың. Мөгаен, тормышны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә дә, барыбер  шушы юлны үтәргә, шул ук адымнарны кабатларга туры килер иде. Мин үземне бик бәхетле дип кычкырмыйм. Шул ук вакытта үземнең бәхетле булуымны да инкяр итмим. Нинди матур тормыш кичерелгән, нинди сабаклар үтелгән бит. Төрле хисләр кичердем, тормышым кайнап торды, мин, мөгаен, бәхетледер.

Профессия шәхси тормышка ничек тәэсир итә?

– Мин – эшкә бирелгән кеше. Гаиләмә караганда, эшкә күбрәк вакытымны биргәнмен.  Мәсәлән, бала табып ун ай үтмәде, ике айга командировкага Мәскәүгә җибәрделәр. Эш дигәндә шулай ялкынланып тора идем.

Балагыз, оныкларыгыз татарча сөйләшәме?

– Кызым Айсылу белән бары тик татарча сөйләшәбез. Ул хәзер чит илдә яши, оныкларым да шунда үсә. Алар киткәндә беренче оныгыма – алты яшь, ул татарча яхшы сөйләшә иде, хәзер инде читтә теле ярлылана бара. Ләкин мин алар белән бары тик татарча аралашам. Алар да ана теле кадерен аңлый торган балалар. Үзегезнең татар икәнлегегезне онытмагыз дип гел кабатлап торам. Әлбәттә, тел өчен  мохит кирәк.

Ничек ял итәргә яратасыз?

– Китап укырга яратам, астрология белән кызыксынам.

– Укучыларга сездән киңәш.

– Үзгәрешләрдән курыкмаска, яңалыкка омтылырга, кызыксынучан булырга. Бер урында утырудан куркырга кирәк. Кеше үзен камилләштерүдән туктамаса, аның күңеле картаймый. Вакытыннан алда картаю бигрәк күңелсез нәрсә бит.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү