«Ирем мине алып кайтты да армиягә китте»: урланган кызларга нинди язмыш язган?

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында бик матур һәм үзенчәлекле гаилә яши. Бер түбә астында гомер иткән өч киленне, өч буын вәкилен – барысын да урлап алып кайтканнар. Бүген йортның төп килене Лилия ханым да, аның каенанасы Фәния апа да, аның каенанасы да кияү йортына әнә шулай төшкән. «Без – кыз урлап төзелгән нәсел», – дип шаярта Мохтаровлар.

«Алар белән мин дә үстем»

– Ул елларда безнең авылларда кыз урлап өйләнешү бик популяр иде, – ди Фәния апа. – Гомәр абыегыз белән кичен аулак өйдә таныштык. Озаклап сөйләшеп, вәгъдәләр куешканыбызны да хәтерләмим. Күп булса, артымнан берничә тапкыр озата килгәндер дә бер-ике сүз каткан булгандыр инде. Әти-әнидән яшьли калсам да, егетләргә карата җебегәннәрдән түгел идем. Беркемнән авыр сүз әйттермәдем, җебеп китеп, авыз ерып сөйләшмәдем. Шуңа күрә урлап алып кайту нияте барлыгын башыма да кертеп карамадым. Ә ул мине 1971 елда кич утырырга чыккан җирдән җитәкләп алды да «Молоковоз» машинасына утыртып алып кайтып китте.

18 яшьлек кыз баланы йортта каенана белән каената каршы ала. Иренең бертуганнары да була. Гомәр абый Фәния апаны урлап кайткан да… биш айдан соң үзе солдатка китеп барган. Кайтуына яшь хатын бик матур бер кыз бала алып кайткан. Солдат хезмәтен тутыргач, яшь гаиләнең тагын бер уллары туган.

– Ике арада хатлар йөреп кенә торды. Гаиләгә – бер, миңа аерым язып сала торган иде. Минекен дә барысы да җыелып укыган чаклар булды. Каенанам да бу нигезгә шулай бик яшьли килгән бит. Яши башлагач аның да ире, ягъни каенатам солдатка киткән. Мин төшкәндә каенанамның саулыгы юк иде инде. Шуңа күрә аш-су хәстәрләү тулысынча миндә булды. Барлык белән яшәгәч, пешереп кенә тордым. Яратып ашыйлар иде. Рәхмәтле була белделәр. Без бик әйбәт яшәдек, чөнки каенанам белән каенатам бик яхшы кешеләр булды. Иремнең туганнары да бар иде. 19 яшь булса да, алар миңа «апа» гына дип торды. Мин дә алар белән бергә үстем, – дип искә ала яшь чакларын Фәния апа.

Ул каенанасы белән бергә 30 ел гомер иткән.

– Әти белән әни Фәниягә бик рәхмәтле булып киттеләр, – дип сүзгә кушылды Гомәр абый һәм күңеле нечкәреп китеп: – Бигрәк әйбәт карады бит ул аларны. Моның өчен Алланың рәхмәте яусын үзенә. Мәхәббәт булган инде безнең. Сайлап алганыма бер дә үкенгәнем булмады. Фәния белән дә илле ел гомер узган да киткән.

Чынлап та, бик яратып кайттым бу гаиләне үзем дә. Матур, нурлы йортларында ниндидер бер тынычлык, рәхәтлек сизелде аларның. Бу – берничә буынның бер-берләрен хөрмәт итеп яшәвенең хикмәтедер, дип уйладым.   

– Гомәр гомер буе ялгыз калудан курыкты. Шуңа күрә балаларны үз яныннан җибәрмәде дә. Яшьләр хәзер: «Аерым тору рәхәт», – диләр. Без исә бергә торуны рәхәткә санадык.

«Килешеп өйләнештек»

Әти-бабайдан калган йоланы Мохтаровларның уллары Айрат дәвам иткән. 1993 елда Фәния апа кунакка киткәч, киленле булып куя алар.

– Каенанам белән кунакта куна калган идек. Гомәр: «Айрат өйләнде», – дип килеп төшмәсенме?! Үзебез шулай кавышсак та, көтелмәгән хәлдән югалып калдык башта. Киленебез  яшь, 18 яшьлек бала гына иде.  Укырга гына кергән чагы. Айрат аны алып киткәч, әнисе артларыннан йөгерә-йөгерә чыккан. Безнең авылны икегә сулык бүлеп тора. «Суга батмасын тагын», – дип аның артыннан туганнары чыккан. Шулай итеп, кунакта йөргән арада киленле булып куйдык. Үзебез кайтканчы, бертуган апам безгә чыгып, мунча ягып җибәргән иде.

Лилия апа әйтүенчә, алар Айрат абый белән бик яратышып йөргән.  Тик, яшь булганлыктан, әниләре кияүгә чыгуына каршы булган. Кызларының укуын теләгәннәр.

– Айратның да әллә ни тормыш тәҗрибәсе юк, аңа да 19 гына яшь иде. Әти-әни каршы килгәч, ул: «Болай булмый, урлап өйләнәм», – дип әйтеп куйды. Барысын да үзе алдан оештырып, апрель аеның бер төнендә урлады да кайтты шулай. Билгеле, бу инде безнең алдан килешенгән эш иде, – ди Лилия апа.

Алар өч бала тәрбияләп үстергән. Инде Фәния апаның да килен белән яшәвенә 25 ел булган.

– Килен белән каенана мөнәсәбәтләренең яхшы булуы икеңнән  тора. Каенанам да яхшы кеше иде, киленем дә бик ипле, рәхәт. Әллә үзем шундый булганмы икән? – дип көлә Фәния апа. – Шулай да алар яхшырактыр. Безнең киленебез белән беркайчан аерым утырып чәй эчкәнебез юк. Ул эштән кайтуга ашым пешкән, чәем кайнаган. 25 ел гел шулай. Ә тормыш иткәндә кайда да сабырлык кирәк. Дөнья булгач, әллә нинди вакытлар булырга мөмкин. Шундый чакларда туктап кала белергә кирәк.

Өлешеңә тигән көмешең

Китапларда кыз урлау йоласы бераз башкачарак тасвирлана. Гадәттә көянтә-чиләкләрен иңенә асып чишмә буена төшкән кызны дуслары белән җигүле атларга утырып килгән кияү егет урлап алып китә. Тормышта исә, Фәния апа сөйләвенчә, башкачарак булган. «Кичке якта урамда яки ишегалдында кем беләндер сөйләшеп торган җирдән кулыңнан җитәклиләр дә алып китәләр иде», – ди ул. Киленне алып кайткан төнне үк, мулла чакырып, никах укыталар. Көнме, төнме, анысы мөһим түгел. Йоласы, тәртибе шундый. Килен булып кайткан кыз баланы кияү йортында никахсыз төн кундыру гөнаһлы эшләрдән саналган. Иртүк мунча ягып җибәрәләр, йорт күрергә киленнең әти-әнисен, туганнарын чакыралар. Бер айдан соң туйга йөреш башланган. Башта өчәр көн кыз ягында туй булган. Аннан соң шунда ук кыз белән кияү атна буе кунак булган. Шул вакытта яшь парны туганнары чират торып кунакка дәшкән. «Йорттан йортка йөри-йөри арып беткәч, качып, бармый калган чакларыбыз да булды», – дип искә ала Фәния апа. Аннан соң кода-кодагыйлар кияү йортына килгән. Тагын шунысы үзенчәлекле: монда элек-электән егетләр үзләренә яр итеп шушы авыл кызларын гына сайлаган. Читтән кәләш алып кайту күренеше бик сирәк күзәтелгән.

– Безнең заманда кызларның барысы да шулай китәләр иде. Кемгәдер арбага, кемгәдер чанага, кемгәдер машинага утырып кайту насыйп булды. Безнең урам кызларының күбесе бу як егетләренә чыкты. Берсендә бер апа сөйләгәне истә калган. Күрше авылдан бер егет урлап алып кайткан икән моны. Аның белән тагын берничә егет булган. Моңа кадәр күргән кешеләре дә түгел икән. Килен булып төшәсе йортка кайта-кайта, егетләр берәм-берәм төшеп кала башлаганнар. «Кайсы миңа кала икән?» – дип борчылган инде теге бичара. «Миңа иң ямьсезе язган булып чыкты», –  дип уенын-чынын бергә кушып сөйләгән иде ул. Андый очраклар да булган инде. Уңышлы килеп эләккәннәре дә, гомере бу тилмереп яшәгәннәре дә. Язмышы белән килешмичә, өйләренә кире кайтып китүчеләр дә булды. Әти-әнисе риза булмыйча, алып кайтып китү очраклары да юк түгел иде. Ләкин урлап киткән кызның кире кайтуы беркем өчен дә яхшы түгел иде, – диде Фәния апа.

Бераз тын алганнан соң, елмаеп:

– Минем менә шундый язмышыма беркайчан үкенгәнем булмады, чөнки мул, бәрәкәтле, тыныч тормышта яшәдек. Ирем яхшы эшләде. Ризык белән яшәдек. Миңа мөнәсәбәте һәрчак әйбәт булды.

Үзенчәлекле, гадәти булмаган йола булса да, хәзер болай итеп килен алып кайтулар беткән инде бу якларда да. Бүген Кече Чынлыда кызларны ничек тиеш, шулай, ягъни алдан кулын сорап кияүгә алалар. Соңгылар – Айрат абый белән Лилия апалар буыны булгандыр, бәлки. Һәрхәлдә Фәния апа белән Гомәр абый башка мисаллар китерә алмады…

     

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Рөстәм Фәткуллин:

  Элек безнең якларда кызларны урлап кайта торган гадәт бар иде. Иптәш егетләрнең барысы да парларын шулай алып кайтты. Минем бабай да әбине шулай яр иткән. Булачак хатыным белән 4–5 еллап сөйләшеп йөрдек без. Алып кайтырга ниятләгәч, беркемгә бер нәрсә әйтеп тормадым. Кич белән егетләр, кызлар арасыннан Земфираның кулыннан алдым да: «Өйләнәм!» – дип, алып кайтып киттем. Икенче көнне әти бабайларга: «Кызыгыз бездә», – дип чыгып әйтте. Ә Земфираны әниләре төне буе эзләп чыккан, бик курыкканнар. Әнисе хәтта клубтан кайтканда елга күпере астына төшеп киткәндер, дип уйлаган. Шунда ук никах укыттык. 14 декабрь иде ул. Ул вакытларда өйләнешүчеләр күп булганлыктан, Яңа елга кадәр чират иде. Без дә язылышырга өлгермәдек. Туйны 3 гыйнварда ясадык. Анысы да берничә көнгә сузылды.

Яңа Кәкерле авылында яшәүче 84 яшьлек Рушания апа:

– Безнең авылдагы кызларны урлап киткәннәрен ишеткәнем юк минем. Бу турыда матбугат чараларыннан гына укып беләм. Минем үземне дә матур тарантаска утыртып алып кайттылар.   

  Зөһрә Садыйкова

 


«Ирем мине алып кайтты да армиягә китте»: урланган кызларга нинди язмыш язган?” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ