Сыйныфташларына һәм мәктәбенә бомба белән һөҗүм итәргә җыенган яшүсмер кулга алынган

Сочида Федераль куркынычсызлык хемәткәрләре ясалма шартлаткыч белән сыйныфташларына һөҗүм итәргә җыенган укучыны кулга алганнар.

Үсмернең җинаять кылырга җыенуын ВКонтактедагы постларыннан аңлап алганнар. Ул анда нәрсә кылырга җыенуы турында язып барган.

Тикшерү барышында яшүсмернең өендә кулдан ясалган шартлаткыч һәм мәгариф оешмаларына һөҗүм итү буенча материаллар да тапканнар. Хәзер малайга карата җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.


Фикер өстәү