«ВТ»дан бүләк алган укучыларыбыз: «Болай сөендергәннәре юк иде»

Көтелмәгән булса да, көтеп алдык. «ВТ» редакциясе ел ахырында  уйнаткан бүләкләрнең ияләре әнә шулай ди.  Мәгълүм сәбәпләр аркасында, бүләкләрне соңрак тапшырырга туры килде. Бәхет елмайган укучыларыбыз белән очрашып, ниһаять, аларны сөендерергә насыйп булды. «Елмай» сөт комбинаты ярдәме белән җиңүчеләргә блендер, тузан суырткыч һәм телевизор тапшырдык.

«Башта ышанмадым»

Кукмара районының Янил авылында яшәүче Миләүшә Закирова блендер отканын белгәч, баштарак ышанмый торган.  Башка кешедер дип уйлаган. Баксаң, үз гомерендә бер мәртәбә дә бәйгедә катнашып бүләккә ия булмаган икән.

– Моңа кадәр район газетасы уздырган бәйгеләрдә дә катнашып карадым. Лотерея билеты да алгалыйм. Бәхет елмайганы булмады. Тиздән 60 яшем тула. Туган көнемә бүләк булды бу, – дип сөйли ул. – Элегрәк Чаллы шәһәрендә гомер иттек. Пенсиягә чыккач, иремнең авылда яшисе килде. Уйлаштык та, минем туган авылыма кайтырга ниятләдек. Чаллыдагы фатирны улыбызга калдырдык, үзебезгә авылдан бер йорт алдык, – дип сөйли ул. – Күңелсез булмасын дип газетага язылдым. Пенсиягә чыккач, берара Чаллыда газета сата торган киоскта эшләгән идем. Шуннан «ВТ»ны яратып калдым. Хәзер инде газета җан дустыма әйләнде.

Миләүшә Закирова

Миләүшә ханымның кызы Айгөл дә Янилгә кунакка кайтып йөреп, шул авылга кияүгә чыгып куя. Хәзер Кукмарада яшиләр икән. Әти-әнисенең монда тартылуы да юкка түгел – оныклар үстерешәсебез килә, диләр. Кызы белән киявендә өч малай, улы белән киленендә ике кыз үсә икән.

Истәлек итеп саклармын

Чирмешән районының Лашман авылында гомер итүче Мөслимә Садыйкова тузан суырткыч отты. Бүләген сеңлесе Мәрьямгә тапшырдык. Үзе исә шифаханәдә ял итә икән. Аның белән телефоннан сөйләштек.

– Мин газетаны туганнан бирле укыйм дисәм дә була. «Социалистик Татарстан» чагында ук алдыра идек. Шуннан бирле аерылган юк. Миңа кайчак, интернетта бар да бар, ник газетага языласың, диләр. Күзләрем күргәндә, укыячакмын. Кәгазь  исенә җитми инде. Бер битен калдырмыйча, хәтта рекламаларны да укып чыгам, – ди ул. – Узган ел атна саен бүләк отучыларга кызыгып утырдым да декабрь уртасында язылу квитанциясен җибәрдем. Ике атнадан үземнең җиңүемне белдем. Әлегә кадәр бер генә дә андый зур бүләкләр отканым булмагач, башта ышанмадым да. Тузан суырткычыбыз бар иде, әлбәттә, әмма монысын да үзебездә калдырабыз. Яраткан газетамның бүләген истәлек итеп саклап тотачакмын!

Мөслимә Садыйкова

Мөслимә ханым хисапчы булып эшли икән. Ире белән өч бала – бер кыз, ике игезәк малай үстергәннәр. Инде балалары үз тормышлары белән яши икән. Авыл җирлегендә 600 йортта 1500 кеше яши. Укучыбыз тормыш кайнап торганга сөенә.

Хат ташучыга рәхмәт!

Бәйгенең иң зур бүләге – телевизорны Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында яшәүче Кадрия Шәйдуллина отты. Ул хат ташучылары Фәридә Салиховага рәхмәт укый.

– Миңа сәламәтлек, язучылар, шәхесләр, язмышлар турында язучы, өстәвенә атналык программасы да булган газета кирәк дидем. «Ватаным Татарстан»нан да әйбәт газета юк инде сиңа, ди бу. Шулай итеп, яздырды да куйды. Мин кышка балаларыма китеп торам. Газета искерми, китап кебек ул. Авылдан алып киләбез дә, рәхәтләнеп укыйбыз. Элек-электән газета-журналлар укып үскән балалар бит без, – ди Кадрия апа.

Кадрия Шәйдуллина

Бәйге башлануы турында Яшел Үзәнгә кызларына кунакка килгәч күреп ала.

– Газеталарны үзем белән алган идем. Ә язылу квитанциясе өйдә калды. Тагын Фәридәгә шалтыратам. Зинһар, минем язылу кәгазен фотога төшереп җибәр әле дим. Нигәдер, бүләк отасын күңелем сизде. Ә бит моңарчы гомеремдә бер бүләк откан кеше түгел мин. Сезнең бүләк – иң зурысы һәм беренчесе, – ди ул.

Кадрия апаның хәсрәтләре дә күп булган. Башта 48 яшендәге ире үлеп китә. Аннан 35 яшьлек бердәнбер улы Булатны югалта ул. Икесе дә йөрәк белән китеп бара. Улының гаиләсе, өч баласы ятим кала.

– Киленебез сабыр итә инде җаныем. Балаларны аякка бастырырга кирәк бит. Башта аларда яшәдем. Оныкларны караштым. Хәзер менә кызымныкыларны карыйм, – ди Кадрия апа.

Үзе шәһәрдә булса да, күңеле – авылында аның. Кадрия апа, авылыбыз бетәр инде, дип борчыла.

– Мин 1976 елда мәктәпне тәмамладым. Ул вакытта 650 бала укыды, авылда 1000 йорт иде. Яшь вакытта шәһәргә китәсе килә иде. Хәзер инде бераз  кунак булсам, йортым сагындыра, – ди Кадрия апа.

Газетадан иң беренче кайсы журналистның язмаларын укуы хакында да кызыксындык.

– Иң элек Риман Гыйлемханов язмасын эзлим. Аннары Марат Кәбировны укып чыгам. Шигырьләрне үз блокнотыма күчереп куям. Кичләрен кызым һәм киявем белән газетаны кабат карап чыгабыз. Бик ошый, артык әйбер юк. Язылырга һәм укырга кирәк. Җаныңа тынычлык, рухи байлык табасың килә икән – рәхәтләнеп укы гына!

Без киткәч, Кадрия апага бүләк иткән телевизорны тоташтырып та куйганнар.

– Әнинең бик күңеле булды. Сез киткәннән бирле, кәефләре яхшы, – дип шалтыратты кызы Зөлфирә. – «ВТ» коллективына, иганәчеләргә чиксез рәхмәт җиткерәбез. Әле менә «Шәфкать» бәйгесендә дә катнашырга дип  уйлап куйдык. Иҗади уңышлар сезгә!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү