Татарстанда бер ир инвалидлык бирмәгән өчен табибка чүкеч белән ташланган

Азнакайда яшәүче инвалидлык бирмәгән өчен 71 яшьлек табибка чүкеч белән ташланган.

2020 елда яшь ир җирле район хастаханәсе табибына үзенә инвалидлык бирүен таләп итеп килгән. Табиб исә, инвалидлыкны ул түгел, ә башка оешмада тикшеренү үткәннән соң гына алырга мөмкин булуын әйтеп, юллама биргән.

2021 елның гыйнварында яшь ир кабат табиб янына килгән һәм аның башына чүкеч белән суккан.

Ул үзенең гаебен өлешчә генә таныган. Хәзер җинаяте өчен аңа суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.


Фикер өстәү