25 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Мәдәният хезмәткәрләре көне

2007 елның 27 августында Россия Президенты күрсәтмәсе белән гамәлгә куела. Һөнәри бәйрәмне булдыру инициативасы белән ул вакытта Россия мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Алксандр Соколов чыга.

Почта открыткасы көне

Беренче почта открыткасы 1869 елны Австро-Венгриядә барлыкка килә. Ул марка ябыштырылган тыгыз сары төстәге кәгазьдән гыйбарәт була. Соңрак аны рәсемнәр белән бизиләр һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан чыгара башлыйлар. Бу яңалык Европада бик тиз тарала. Россиядә беренче открытка 1872 елда басыла. 1878 елда Парижда үткәрелгән Бөтендөнья почта конгрессында открытка өчен 9х14 сантиметр зурлыгында стандарт кабул ителә, соңрак ул 10,5х14,8 итеп үзгәртелә.

Ил-76

50 ел элек (1971) Ил-76 очкычы беренче тапкыр һавага күтәрелә. Мондый һава транспортын төзү турында карар 1960 нчы еллар уртасында кабул ителә. 1971 елның 24 мартында Мәскәүнең Үзәк аэродромында сынау үткәрелә. Хәрби-транспорт самолеты  28-50 тонна авырлыктагы йөкне 3600-4200 километр арага ташый ала.

Спутник-10

60 ел элек (1961) Байконур космодромыннан Звездочка кушаматлы эт һәм космонавт манекены куелган «Спутник -10» космик аппараты җибәрелә. Бу – бортында кеше булган «Восток-1»  корабле очар алдыннан соңгы сынау була. Җир шарын бер тапкыр әйләнеп, «Спутник-10» Пермь өлкәсендәге Карша авылы янына төшә. 1986 елда бу урыннан ерак түгел, Чайковский-Кукуштан юлында обелиск куела.

Хәзинә

24 ел элек (1997) Эквадор ярларында легендага әверелгән диңгез хәзинәсе табыла. Ул – 1654  елда су төбенә киткән Испания корабле. Аның бортында инклардан талап алынган алтын һәм көмеш була. Төрле мәгълүматлар буенча андагы байлык  берничә миллион доллардан башлап берничә миллиардка кадәр булырга мөмкин. Әмма хәзинә эзләүчеләр корабльне өскә күтәрә алмыйлар, байлык бүгенгә кадәр су астында ята.

Тоннель

178 ел элек (1843) Лондонда Темза елга астыннан җәяүлеләр өчен тоннель төзелә. Шулай итеп инженер Марк Брюнел Лондонның сул һәм уң як ярларын тоташтыра. Бу төзелеш 20 елга кадәр сузыла. Әлеге корылмадан бүгенгә кадәр файдаланалар. Иң беренче зур ремонт анда бары тик 1990 нчы елларда гына үткәрелә.

Венеция

1600 ел элек (421) Венециягә нигез салына. Бүген ул – ачык һавадагы музей. Анда 150 канал аша 400 күпер төзелгән.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү