«Ярдәм» фонды һәм мәчете хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясаткан

24 март көнне Казанның «Ярдәм» фонды һәм мәчете коллективы коронавирустан прививка ясаткан. Вакцинация Рамазан ае алдыннан коронавирсны  кисәтү чаралары кысаларында үткәрелгән. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

«Ярдәм» фонды Советы рәисе һәм «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, «Ярдәм» хезмәткәрләре кешеләр белән даими элемтәдә тора һәм шуңа күрә кунакларга һәм реабилитантларга вирус таратмас өчен, коронавирус инфекциясеннән сакланырга кирәк.

«Ярдәм» мәчете Рамазан аен актив рәвештә үткәрергә әзерләнә, аның кысаларында көн саен ифтарлар оештыру планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, безгә коллективны һәм ифтар кунакларын коронавирустан сакларга кирәк. Вакцинациядән соң без Рамазан дәвамында күмәк ифтарларны тыныч күңел белән социаль дистанцияне саклап үткәрә алабыз», — дип сөйләде Илдар хәзрәт Баязитов.

Прививка ясатыр алдыннан фондның һәм мәчетнең барлык хезмәткәрләрен табиб тикшергән, аннан соң гына аларга «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясаганнар.


Фикер өстәү