Хөкүмәт эшсезләрне эшкә алган компанияләргә субсидия түли башлаячак

Россиянең эчке тормышында начар яңалыклар да, яхшылары да бар. Без начарыннан башлыйбыз, чөнки безнең кәефнең нинди булуын соңгы яңалык хәл итәчәк.

Начар яңалык шуннан гыйбарәт: Путин, Россия икътисады рецессиядән чыкты, дип игълан итеп, бер атна да үтмәстән, Икътисади үсеш министрлыгы, илдә түбәнгә тәгәрәү тизләшә, дип сөрән салды. Февраль нәтиҗәләре буенча, эчке тулай продукт, еллык күрсәткечләргә караганда, 2,8 процентка кимегән. Гыйнварда кимү 2,2 процент кына булган. Ике айның уртача күрсәткече минус 2,5 процент килеп чыккан. Бу хакта Икътисади үсеш министрлыгының «Икътисад картинасы» дип аталган ай саен игълан ителә торган докладыннан белеп була.

Түбәнәюнең февраль темплары үткән ел феврале күрсәткечләренә якынлашкан. Үткән ел февральдә эчке тулай продукт 3,1 процентка кимегән булган. Быелның февралендә сәнәгать җитештерүе 3,7 процентка түбәнәйгән. Гыйнвар түбәнәюе 1,9 процент кына булган.

Уртача хезмәт хакының номиналь күләме 5,7 процентка арткан булган, әмма артуны инфляция ашап бетергән, шуңа күрә реаль арту 0,1 процент кына дип бәяләнә.

Ваклап сату сәүдәсе гыйнвар аенда 0,1 процентка гына кимегән булса, февраль югалтулары 1,3 процентка җиткән. Азык-төлек товарлары сату да, сәнәгать товарлары сату да кими. Февраль кимүендә календарь фактор төп рольне уйный дип саныйлар Икътисади үсеш министрлыгында. Кыска ай бит, узган ел кәбисә булганлыктан, февраль бер көнгә озынрак иде. Әмма белгечләр хәтта кыска ай булуын исәпкә алганда да күрсәткечләрнең түбәнәюе зур дип әйтәләр.

Позитив хәбәрләр дә бар. Кайбер белгечләр, икътисади түбәнәю икенче кварталда ук үсеш белән алышыначак, дигән күңелле фараз ясыйлар. Апрель – июнь күтәрелеше 6 процент ук булачак, дип әйтергә җөрьәт иткән икътисадчылар бар. Тагын бер яхшы яңалык: эшсезләрнең рәсми саны кими. Үткән елның сентябрендә эшсезлек буенча пособие алучылар саны 3,7 миллион кеше булса, быелның февралендә алар 1,9 миллионга гына калган. Безнең яхшы яңалык та эшсезләр белән бәйләнгән. Хөкүмәт эшсезләрне эшкә алган компанияләргә субсидия түли башлаячак. Быелның 1 гыйнварына кадәр эшсез булып теркәлгәнсең икән, бу яңалык сиңа да кагыла. Сине эшкә алган өчен генә компания хисабына 3 минималь хезмәт хакы күләмендә акча керәчәк. Бу бер кешегә 50 мең сум тирәсе булачак, дип әйтәләр федераль министрлыкта. Бу максатка федераль бюджетта 12 миллиард сум акча каралган. Ике йөз мең кешене эшле итәргә ярдәм итәрлек. Субсидия өч өлешкә бүленеп бирелә. Беренчесе – эшсезне эшкә алуга ук, икенчесе – өч айдан соң, өченчесе алты ай үткәч түләнә.

Эшсез калган кешеләргә өстәмә белем биреп, профессиясен алыштыру программасы да киңәйтелә. Бу программа нигезендә хәзер 50 яшьтән өлкәнрәкләр дә, кече яшьтәге баласы булган әниләр дә квалификацияләрен алыштырып, яңа эшкә урнашу бәхетенә ирешә алачак.

                                               Рәшит Фәтхрахманов  

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү