Төрек  лирасы: тәгәрәү тукталырмы?

Дүшәмбенең биржа сәүдәсе ачылу белән, финанс базарлары төрек лирасының кискен түбәнгә сикерүе хакында хәбәр салдылар. Җомга көнне генә бер долларга 7,22 лира белән бәяләнгән төрек акчасы дүшәмбе иртәсендә долларга 8,3415 лирага кадәр түбәнәйде.

Мәтәлчекнең сәбәбе сәяси карарга бәйле. Җомга көнне Эрдоган төрек Үзәк банкы башлыгы Нәҗи Агбалны эшеннән азат итте. Агбал акча станогы белән биш ай гына идарә итеп калды. Аның Үзәк банктан китүе пәнҗешәмбе көнне төп ставканы 15 проценттан 17 процентка кадәр күтәрүе белән бәйле. Бу Эрдоган алып барган сәясәткә каршы чыгу, чөнки исламда процент капиталы тыелган. Төрек президенты инде күп еллар буе процентсыз кредитлар белән эш итә торган банк булдыру турында хыяллана, әмма бу әлегә барып чыкмый. Агбалга кадәр Үзәк банк белән идарә иткән Морат Уйсал процент ставкаларын төшерү сәясәте алып барган иде. Төрек лидеры банк процентларын күтәрү инфляцияне киметми, киресенчә арттыра дип саный. Оппонентлары аның белән килешмиләр. Процентларны күтәрсәң, кешеләр акчаларын банк депозитына илтеп сала башлыйлар, товарларга сорау кими, бу, чынлап та, инфляцияне авызлыклый кебек. Әмма кредитларның кыйммәтләнүе җитештерүчеләргә аяк чала, ихтыяҗның кимүе дә товар җитештерүне түбәнәйтә, ахыр чиктә барыбер бәяләрне күтәрергә мохтаҗлык туа. Шуңа күрә ставканы күтәрү икътисадка бер дә булышмый, инфляцияне дә туктатмый, бары тик кыска вакытлы нәтиҗә генә бирә. Бу яктан Эрдоган хаклы, әлбәттә. Әмма процентсыз финанс системасы кору өчен акча басуны да туктатырга кирәк шул. Акчаны кәгазьдән басканда, аны күп итеп чыгару теләгеннән берничек тә котылып булмый. Күп булган һәр нәрсә арзаная, акча да бу кагыйдәгә буйсынмый кала алмый. Инфляция менә шул акчаның арзанаюы бит инде ул.

Төрек үзәк банкы белән идарә иткәндә, Уйсал төп ставканы 24 тән 8 процентка кадәр төшерүгә ирешкән иде. Әмма пандемия кризисы башланды да төрек экспорты кимеде, валюта бәясен тотып тору өчен тагын төп ставканы күтәрергә туры килде. Бу икътисад өчен бер дә файдалы түгел. Валюта түнтәрелешен берникадәр вакытка чигереп торырга гына булыша.

Үзәк банкның яңа җитәкчесе Шахаб Кавчиоглы — Мәрмәрә университеты профессоры — процент ставкаларын түбәнәйтү тарафдары. Ул Үзәк банкның кичәге җитәкчелеген гел тәнкыйтьләп килде. Әмма ул да кисәк кенә ставканы төшерә алмаячак, үзе дә шул хакта белдерде инде.

Лира курсын коткару өчен банк интервенциясе ясарга, ягъни доллар запасларын сатарга туры киләчәк. Алар чикләнгән, шуңа күрә төрек акчасы, ихтимал, үзенең элекке ярларына әйләнеп кайта алмас. Дөрес, ул дүшәмбе көнне үк, паника дулкыны үтеп киткәч, долларга 7,97 лирага кадәр ныгыды. Әмма француз банкы Societe Generale яңа лира мәтәлчеге булыр, төрек акчасы тагын 22 процент кыйммәтен югалтыр дип фаразлый. Начарның яхшы ягы да була. Лираның очсызлануы Төркиягә туристлар килүен арттырачак, чөнки кесәңдә доллар белән килгәндә, валютасы арзанлы булган илдә яшәү очсызга төшә, путевкалар бәясе дә түбәнәя. Ә менә валюта мәтәлчегеннән кәгазь акчадан алтын-көмеш тәңкәләргә күчми торып котылып булмый.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү