«БДИны 100 баллга бирү өчен… хыялланырга кирәк»  

БДИда 100 балл туплаучылар быелгы чыгарылыш укучыларына әнә шулай дип киңәш итә. Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицеенда «Җиңү өчен 100 балл» дигән  бөтенроссия акциясе узды. Анда сынауларны югары балларга тапшырган укучылар уңыш сере белән уртаклашты. «Түгәрәк өстәл»дә республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.

Иң мөһиме – әйләнеп кайту

БДИда югары балл җыючыларны,  олимпиада җиңүчеләрен  республиканың «алтын фонд»ы дип йөртәләр. Былтыр имтиханнарны 139 укучы иң  зур баллга тапшырган иде. 17 бала ике фәннән 100әр балл туплаган. Алар арасында авыл, шәһәр укучылары да бар. Әлеге «акыллы баш»лар   Татарстаннан читкә китеп бетмәгәнме? Аларны үзебездә ничек саклап калырга?

– 100 баллы укучыларны республикада саклап калу өчен барлык мөмкинлекләр бар. Узган ел  нибары 5–6сы  гына  Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына укырга китә. Аларны барыбер туган яклары үзенә тарта.  Иң мөһиме – кайту. Кошлар да бит кышын җылы якларга китеп, язын  туган җирләренә  әйләнеп кайталар.  Чит җирләрдә белем алганда,  безнең мәдәниятебезне, тарихыбызны башкаларга күрсәтәләр икән, бу – безнең өчен шатлык. Моннан фаҗига ясарга кирәкми дип уйлыйм. Югары уку йортларына кергәндә, сәләтле укучыларга ташламалар бирелә. Аларны күздән ычкындырмыйча, үзләренә укырга кертүчеләр дә җитәрлек. Вузларның үз стипендияләре бар. Әйтик, КФУ  имтиханны 100 баллга  тапшыручыларга 100 мең сум акча бирә, – диде Илсур Һадиуллин журналистларга.

Министр фикеренчә, бу –  бик файдалы акция. Балаларда, әти-әниләрдә психологик киеренкелекне бетерү  өчен әйбәт.  Чара 7 нче тапкыр уздырыла. «Тормыш сынаулардан тора. Бу – беренче имтихан.  Имтиханга  артык көчеңне биреп әзерләнергә кирәкми. Аңа 1 нче сыйныфтан башлап, көн саен, сәгатьләп өйрәнү дә җитә. Без бернинди рейтинглар да уздырмыйбыз. Мәктәпләрне бер-берсе белән чагыштырмыйбыз.  Әмма мәктәп үзенең узган еллардагы күрсәткечләренә нәтиҗә ясарга тиеш», – ди министр.

Хыялланырга кирәк

КФУ студентлары катнашкан чарага видеоэлемтә ярдәмендә Бөгелмә, Яшел Үзән, Чаллы укучылары да кушылды.

Яшел Үзән шәһәрендәге 9 нчы мәктәпне тәмамлаган Диана Закирова да видеосәламен җиткерде.

– Мин рус теленнән 100 балл тупладым. Моның өчен хыялланырга кирәк. Тормыш көтелмәгән хәлләрдән тора.  Мин  югары  балл туплап, теләгән уку йортына керүемә бик шат. Моның өчен укытучыларыма рәхмәт, – ди Диана.

Любовь исә уңышка ирешер өчен үз-үзеңә ышанырга кирәк дип саный. Бөгелмә укучысы Игнат Карпунькин 10 нчы сыйныфта укыганда  үзе укырга керергә теләгән иң алдынгы  10 вуз исемлеген язып куйган. «Әгәр керә алмасам, үзем белән горурланмаячакмын, дидем. Тырышлык бушка китмәде. Нәтиҗәдә – 100 балл, кызыл диплом, алтын медаль. Беркайчан да бирешмәгез, хыялланыгыз. Мин югары хезмәт хакы алып эшләргә хыялланам», – диде егет.

Чаллының 26 нчы гимназиясен тәмамлаган Кирилл Шипрунов  ике фәннән 200 балл туплаган. Бу  – информатика, математика сынаулары. «Укытучыларыгызны тыңлагыз. Яхшы укытучы беркайчан да начар  киңәш бирми. Имтихан алдыннан авыр биремнәр эшләмәгез, ял итегез», –диде Кирилл.

99 балл – фаҗига түгел

КФУ проректоры Тимерхан Алишев әйтүенчә, 100 балл туплаучылар уку йортының дәрәҗәсен арттыра. Аларга сорау зур.

Узган ел КФУга 100 бал нәтиҗәләре белән 150дән артык абитуриент кергән. «Бу санны арттырачакбыз, сәләтле укучыларны җәлеп итәргә тырышачакбыз. Олимпиадаларда катнашыгыз»,   – диде  вузның кабул итү компаниясе рәисе Александр Бабик.

КФУның математика һәм механика  институты директоры Екатерина Турилова чыгарылыш укучыларына сан түгел, белем артыннан куарга тәкъдим итте.

– Студентлар арасында  йөзгә бер баллы җитмичә, шуның өчен үпкәләгәннәре дә очрый. 99 балл  фаҗигагә әйләнмәсен. Тырышсаң, әзерләнсәң, нәтиҗә булачак. Иң мөһиме – белем булсын, – дип киңәш итте мөгаллимә.

Сәрия Мифтахова

Фото: mon.tatarstan.ru


Фикер өстәү