Социаль челтәрләргә теркәлгәндә паспорт сорарга тәкъдим иткәннәр

“Роскомнадзор” теркәлүчеләрнең шәхси мәгълүматларыннан файдалануга ризалыгын рәсмиләштергәндә, паспорт мәгълүматларын һәм яшәү урыны адресын сорарга тәкъдим итә. Бу иң элек  социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга кагыла. Моны “Роскомнадзор”ның бердәм мәгълүмат системасы (ЕИС) эшенә кертү тәкъдим ителә.  Бу хакта “Коммерсантъ”, ведомствоның боерыгы проектына сылтама белән яза.

“Роскомнадзор” үзенең документында ЕИСның эшләү тәртибен аңлата. Тәкъдим кабул ителгән очракта, ЕИС социаль челтәрләр һәм мессенджерлардан файдаланучыларның кемнәр булуын ачыклау максатында да файдаланылачак.

Боерык мартта өлешчә  үз көченә кергән персональ мәгълүматлар турында законга төзәтмәләр кысаларында әзерләнелгән.


Фикер өстәү