«Гел проблема турында язмагыз әле, бәйрәм бит»

Авырлыкны күтәрешергә бердәм халкың булсын. Әтнә районының  мөдире Раилә Кадыймова әнә шулай дияргә ярата. Мәдәният йортында нинди авырлык булсын инде, дип борын җыерырга ашыкмагыз әле сез. Бу – районның утын ягып җылытыла торган, суы кермәгән, интернеты булмаган бердәнбер мәдәният учагы.

Гел проблема турында язмагыз әле, ди Раилә апа. Бүген бит мәдәният хезмәткәрләре көне, дип тә өсти. Чыннан да, бәйрәм бит! Бәйрәмнәрне халык та ярата, дип дәвам итә мөдир фикерен:

– Ике йөздән аз гына артыграк кеше яши авылда, барысының да күңелен күрергә тырышабыз. Әле менә күптән түгел генә себеркеле футбол уйнадык. Бала-чага гына катнашыр инде дип көткән идек, апа-абыйлар да кушылды, бик күңелле уенга әйләнде. Безнең авыл концерт-спектакльләрен дә ярата, аннан бигрәк төрле ярышларны үз итә. Шуңа күрә җитезлеккә нинди ярыш бар, аны һәр бәйрәм программасына кертергә тырышабыз.

Ары мәдәният йортының тагын бер күркәм эше бар: өлкәннәрдән йолаларны белешеп торгыза, балалар күңеленә сеңдерә белә алар. Алар инде карга боткасын да пешереп ашаганнар, Нәүрүзгә бүләк җыюны да йоласына туры китереп башкарганнар, Нәүрүзне дә матур итеп бәйрәм иткәннәр. Төрле ярмадан боткасы, коймагы пешкән, самавырында чәй кайнаган.

«Гомумән, һәр ел фасылының үз бәйрәме бар аның. Көз – бәрәңге бәйрәме белән ямьле, яз – Нәүрүзе, ә иң күркәм бәйрәмебез – Сабан туе, бигрәк тә кичкесе», – ди Раилә апа.

Эшегез авыр, сер бирергә генә теләмисез инде дим, сынап:

– Авыл кешесе утынын да яра, карын да көри, суын да ташый инде ул. Минем бит таяныр кешеләрем күп. Ирем Фидаил – уң кулым, ярты ставкада идән юучым бар. Эш, уңайлыклар булса, күңеллерәк булыр иде инде ул. Интернет булмау да кулдан тота. Бәлкем әле яңа клубларда да эшләве насыйп булыр.

Әлеге мәдәният йортының аяныч хәле турында без язган идек инде («Ничәнче гасырда яшибез без?», 7 август). Ул чакта район хакимиятендә, әлеге авыл яңа мәдәният йорты төзелешендә исемлектә тора, дип ышандырдылар. Бүген проблемалар турында язмыйбыз инде, бәйрәм бит! Бәйрәме – халыкка, авырлыгы – менә шундый тырыш мәдәният хезмәткәрләре иңенә.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү