Татарстанда ике бала иртән әти-әниләренең мәетенә тап булган

Чаллының бер микрорайонында балалар әти-әниләрен үле килеш тапканнар.

Тикшерү версиясе буенча, ир башта хатынын мендәр каплап үтергән, аннары үзенә кул салган.

Иртән йокыдан торган 7 һәм 10 яшьлек балаларга коточкыч күренеш шаһитләре булырга туры килгән. 35 яшьлек хатынның мәете йокы бүлмәсендә, 43 яшьлек ирнеке коридор идәнендә табылган. Олы бала үзе ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.

Хокук сакчылары фаҗига алдыннан хатынның аерылышырга җыенган булганлыгын ачыклаган. Балалар туганнарына тапшырылган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү