Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавирустан прививка ясаткан

Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 7нче хастаханәсендә коронавирустан прививка ясаткан.

Ул үзенә пиктид һәм синтетик булган «ЭпиВакКорона»ны ясауларын сораган. Әлеге вакцина аңа күбрәк туры килә дип хәл иткән мөфти.

— Икеләнү — ул нормаль күренеш. Кешеләр өйрәнеп, дәвалаучы табиблары белән киңәшләшеп карар кылсыннар, — ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Прививка ясаганда ул хәтта авырту да сизмәгән һәм ясатканнан соң да үзен яхшы хис итә.


Фикер өстәү