Казанга татар эшмәкәрләре җыела

31 март – 2 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россиянең 40 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500 кеше: кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.

Чит илләрдән дә кунаклар көтелә. Иң зур делегация Башкортстаннан булачак. Күршеләребездән 65 кеше килер дип көтелә.  Узган ел, пандемия булу сәбәпле, җыен уздырылмыйча калган иде. Быел җыен өч көн дәвам итәчәк. Аның беренче көнендә эшмәкәрләр төрле темаларга фикер алышачак. Икенче көнендә Тукай районына сәфәр кылачаклар. Өченче көнне җыенның пленар утырышы планлаштырылган. Шулай ук монда Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Күргәзмә һәм пленар утырыш алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләрдәге татар районнары һәм авыл башлыклары белән эшлекле иртәнге аш уздырыр дип ниятлиләр.


Фикер өстәү