26 март тарихта ниләр белән истә калды?

Шәмәхә көн (Эпилепсия белән авыручылар көне)

2008 елны бу көнне 9 яшьлек кыз Кессиди Меган уйлап чыгарган. Ул шушы авырудан интеккән. Инициативаны Яңа Шотландиянең (Канада) Эпилепсия ассоциациясе яклап чыккан, соңрак аңа  дөнья буйлап башка оешмалар да кушылган. 26 март көнне төрле илләрдә бу темага лекцияләр укыла. Ярминкәләр үткәрелеп, авыруларга матди ярдәм күрсәтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, эпилепсиядән  җир шарындагы халыкның бер проценты, ягъни 50 млн кеше интегә.

Президент сайланган көн

21 ел элек (2000) вакытыннан алда Россия Президенты сайланды.1999 елның 31 декабрендә Борис Ельцин Президент вәкаләтләреннән азат  ителү үтенечен  игълан итте. 2000 елның 5 гыйнварында Федерация Советы 26 мартка сайлау көнен тәгаенләде. Россия Президентлыгына 12 кандидат теркәлде. 52,94 процент тавыш җыйган Владимир Путин җиңеп чыкты. Аның көндәше Геннадий Зюганов өчен сайлауда катнашучыларның 29,21 проценты тавыш бирде.

ОК

15 ел элек (2006) “Одноклассники” дип аталган социаль челтәр эшли башлады. Аны Альберт Попков оештыра. Хәзер бу челтәр Mail.Ru Group. Бүген бу челтәрдән кулланучылар саны – 330 млн. Бер айга 70 млн кеше  андагы яңалыклар белән танышып чыга.

 

 

 


Фикер өстәү