Апрель аенда Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертелә

Республика Министрлар Кабинеты бу җәһәттән тиешле карар кабул иткән.

Татарстан Министрлар Кабинеты 1-30 апрель  чорында республика территориясендәге автомобиль юлларында (федераль юллардан тыш) транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертә. Бу җәһәттән тиешле документ республика хокукый мәгълүматлар интернет-порталында пәйда булган.

Аерым алганда, бу чорда йөк төягән яки йөксез (күчәренә төшә торган йөге 6 тоннадан артып  китмәскә тиеш)   транспорт хәрәкәте чикләнелә.

Моннан тыш 20 майдан 31 августка кадәр, һава температурасы +32 градустан артып киткәндә, республика юлларында зур йөк машиналары көндезге сәгатьләрдә (10:00 дән 22:00 сәгатькәчә) йөри алмаячак.

Карарның үтәлешенә республика Транспорт һәм юл хуҗылыг министрлыгы контрольлек итә.

 


Фикер өстәү