Моннан унбиш еллап элек авылдан тәмам гайрәтем чиккән иде. «Китәргә. Һич югы Балтачка күченергә!» – дигән катгый карарга килүемнең җитди сәбәпләре бар иде, билгеле. Карарым ныклап уйланылган, инде беркайчан да үзгәрмәс кебек булгач, өйдәгеләрне дә шуңа әзерли башладым. Хәер, аңа кадәр әле район үзәгендә тәмам әзер итеп өйләр салып бирүче кеше белән сөйләшеп, язын күрешергә дип килешкән идек.
Күченү турында сүз чыгуга, әни, мине гаҗәпкә калдырып: «Сез – кайда, мин – шунда»,– диде. Аннан башкалар да риза булды кебек. Мин исә өй документлары артыннан йөри башладым. Сатарга әзерлибез, янәсе. Яңа еллар үтүгә, өйдәгеләрнең фикере берәм-берәм үзгәрә башлады. «Нинди йөрәк белән гөрләп торган шушы нигезне ташлап китмәк кирәк! Нигезен бетереп кем рәхәт күргән?!» Дөресен әйткәндә, бу вакытка инде үземнең дә «ныклык» какшый башлаган, «ни хәлләр чыгып китәрсең?» – дип яшертен генә сызлана башлаган идем. Хәзер инде еллар үткән саен шул чакта ничек гомерлек үкенеч ясамаганмын, ничек калырга булганбыз дип сөенәм. Хәер, барыбер китә алмаган булыр идем, балачактан ни кунакта, яшь чакта ни Казанда, сагынмыйча, еламыйча тора алмадым бит. Кичке якта район үзәгенә генә барсам да, алай гына түгел, авылның түбән очына төшсәм дә, әле дә үземне чит җирдә дип хис итеп газапланган башым белән кая китим ди мин?! Әле алай гынамы, авылда калган һәрбер яшь кеше, яшь гаилә, яңарган һәр каралты өчен сөенәм. Мин генә шулай эшлим димим, күпләребез бүген үзебез яшәгән авылларны бетермәү, саклап калу өчен кайгыра.
Авыл, нигез турында уйлана башлауга, Җәлил хәзрәт әйтә торган мәгънәле сүзләр искә төшә. Күптән түгел аның белән бер ашта булган танышым сөйләгән иде. «Коръән мәҗлесе ахырында ул шушы йортта яшәүче киленне чакырып чыгарды, бар халык алдында башта – аңа, аннан аны үстергән әти-әнисенә рәхмәт әйтте, аннан соң гына өлкән хуҗаларга рәхмәтен җиткерде. Барыбызның аптырап утыруын күреп, аңлатма да бирде әле: «Төп йортны, нигезне, авылны менә шушындый киленнәр саклый», – диде». Бу фикерен хәзрәт аш мәҗлесләрендә генә түгел, җае килгәндә, җыелыш-очрашуларда да халыкка җиткерә килә. Уйлана китсәң, хаклык зур бит аңарда. Авыл урамын күңелдән бер кат әйләнүгә, моңа ихлас ышанасың. Бездә, мәсәлән, бүген 20 гаиләдә яшьләр – уллар, киленнәр, оныклар белән яшиләр. Барысы да, булдырам, яшим, дип торган бу буын – билгеле, авылның каймагы. Алар шулай дип тырышканга һәм, билгеле инде, өйдәге өлкән гвардия аларга һәр башлангыч-яңалыкка фатиха биргәнгә, авыллар көнләп-сәгатьләп яңара. Димәк, нигез дә бетми, авыл да яши. Төрлесе-төрле җирдән безнең авыл егетләрен сайлап килгән Алсу, Раушания, Вәсилә, Фәйрүзә, Фәридә, Алия, Әлфинур… (исемнәре керми калучылар үпкәләмәсен берүк) – өйдәге өлкәннәрне хөрмәтләп, аңлашып яши алучы бу киленнәр, димәк, безнең авыл бәхетенә безгә насыйп булганнар!
Әйе, авыл яшәсен өчен өметле нигез, булдыклы яшьләр, нигез кадерен белә торган өлкәннәр кирәк. Нигезне таркатуы җиңел, тик кабат «җан кертүе» генә һәркемнең көченнән килми. Аның кадерен дә, мөгаен, югалтканнар гына бөтен ачылыгы белән аңлыйдыр. Бу урында бик тә гыйбрәтле бер мисал китерәсем килә.
Күрше Салавыч авылында Зөһрә апа, моннан берничә ел элек, әтиләренең буш нигезен бер гаиләгә саткан иде. Тәртипсез, эчкече булып чыктылар. Каралтыларының яме, кадере калмады. Түзмәде Зөһрә апа, алардан кабат сатып алып, иренең туганнан туган энесенә бүләк итте. Бүген бу урында тирә-якка балкып, өр-яңа, заманча йорт өлгерде. Димәк, син үскән нигездә, әле үзең яшәмәгән очракта да, кемнәр калуы, кемнәр хуҗа булуы да бик мөһим…
Гөлсинә Хәбибуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat