Рөстәм Миңнеханов росгвардиячеләргә 40 машина ачкычын тапшырды

Росгвардиягә яңа техника ведомство оештырылуга – 5 ел һәм илдә хокук тәртибен саклаучы гаскәрләр булдырылуга – 210 ел уңаеннан бирелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федераль ил гвардиясе гаскәрләренең Татарстан буенча идарәсе вәкилләренә эштә файдалану өчен 40 яңа  автомобиль ачкычларын тапшырды.

Тантана Казанның “Пирамида”мәдәни-күңел ачу үзәге каршында узды. Ул ведомство оештырылуга – 5 ел һәм илдә хокук тәртибен саклаучы гаскәрләр булдырылуга – 210 ел уңаеннан уздырылды.

“Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан республика җитәкчелеге исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республикада узган чараларны имин уздыруга зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. ТАССРга – 100 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралар, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү, җирле хакимият органнарына сайлау – барысы да оештыру ягыннан бик югары дәрәҗәдә узды”, – дип мөрәҗәгать итте росгвардиячеләргә Рөстәм Миңнеханов.

Президент хокук тәртибен саклаучыларга шулай ук көндәлек хезмәтләре,  бигрәк тә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын тәэмин итүдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.  “Без сезнең рухи күтәренкелегегезне һәм  матди-техник ягыгызны кайгыртырга тиеш. Бу сезгә эшегезне тагын да җәһәтрәк, нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирәчәк”, – дип йомгак ясады республика җитәкчесе.

Шулай итеп,  бүген ведомствоның автопаркына илебездә җитештерелгән тагын 40 автомобиль өстәлде . Болар – 19 “Лада Веста”, 20 “Лада Гранта” машинасы һәм бер “Луидор” микроавтобусы. Машиналар Росгвардиянең Казан һәм Чаллыдагы махсус подразделениеләренә, шулай ук лицензия-рөхсәт бирү подразделениеләренә озатылачак.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү