Чит ил студентлары Казан поликлиникасында коронавирустан прививка ясатты

“Спутник V” уколын икенче тапкыр кадатканнан соң аларга инглиз телендә белешмә биреләчәк.

 КНИТУ (КАИ)да белем алучы чит ил студентлары Казанның 20нче поликлиникасында Covid-19 инфекциясеннән прививка ясаткан. “Студентлар төркемнәре белән килде. Башта 6 кеше вакцинация үтмәкче иде. Тик берсе үз сәбәпләре белән килә алмаган”, – дип хәбәр итә  медицина учреждениесенең матбугат хезмәте.

Табибларга, тән температурасы күтәрелү һәм тамагы кызарып тору аркасында, тагын бер студентка  прививка ясаудан баш тартырга туры килгән.

Казан поликлиникасында вакцинация үтүчеләр – Аргентинадан, Руанда, Испания һәм Колумбиядән килгән егет-кызлар.

“Спутник V” уколын икенче тапкыр кадатканнан соң аларга инглиз телендә белешмә биреләчәк.

Прививка ясату кампаниясенең Татарстан башкаласындагы башка уку йортларында да алып барыла. Казан университеты матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, алдагы көнне КФУның Университет клиникасында вузның 48 хезмәткәре һәм студенты вакцина кадаткан.

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү