«Хатын-кызны җырсыз озатасы»

Танылган шәхесләрне озатканнан соң халыкта еш кына дин өлкәсенә караган сораулар туа. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова белән хушлашу мәрасиме дә искәрмә булмады. Укучылардан танылган шәхесләрне соңгы юлга озату тәртибенә кагылышлы шактый сорау килде. Аларга ачыклык кертүне үтенеп, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Танылган шәхесләрне озатканда, гадәттә, йөзләрен ачып куялар. Юганнан соң мәетнең йөзен күрсәтергә ярыймы?
– Гореф-гадәт буенча, юганнан соң мәетнең йөзен ачарга ярамый. Мәрхүмнең туганнарын кайгыртып, мәеткә кагылмасыннар, аны матур итеп истә калдырсыннар өчен әйтелгән сүз бу. Әмма шәригать буенча, юганнан соң мәетнең йөзен күрсәтергә рөхсәт ителә.

Мәетне фотога төшерү, аның фотосын социаль челтәрләргә урнаштыру дөресме?
– Моның да бернинди зыяны юк. Дөрес, диндә фотога төшерү буенча катгый фикердә торучылар да бар. Фотога төшерергә, кешенең сурәтен дә ясарга ярамый, диләр. Әмма, гомумән алганда, фотога төшерү ширек, гөнаһ гамәл саналмый. Мәетне фотога төшерү очрагында да шул ук хәл.

Танылган шәхесләрне соңгы юлга озатканда, исән чакта ул башкарган җырларны яңгырату, гомумән, музыка куюга дин нинди мөнәсәбәттә?
– Дин буенча хатын-кыз ирләр алдында җырларга тиеш түгел. Ягъни ир-атка бөтен кеше алдында җырларга рөхсәт ителсә, хатын-кыз хатын-кыз алдында гына җырлый ала. Шуннан чыгып, танылган шәхеснең хушлашу мәрасимендә хатын-кыз тарафыннан башкарылган җырлар кую да гөнаһ санала. Ник дигәндә, аны озатырга ирләр дә, хатын-кызлар да килә. Мәет ир кеше булса, аның җырларын яңгыратуның зыяны юк.

Танылган шәхесләрне соңгы юлга озатканда, алкышлап калу дини яктан караганда дөресме?
– Диндә мәетне алкышлап озату дигән төшенчә юк. Әмма кеше гомере буе алкышлар белән яшәгән икән, аны алкышлап озатудан трагедия ясарга кирәкми. Мин бу мәсьәләгә фәлсәфи карыйм. «Кешене алкышлап озатканчы, кул күтәреп дога кылсалар, мең өлеш яхшырак булыр иде», – диләр. Мәрхүм үзе исән чагында кул күтәреп дога кылдымы икән соң? Аллаһы Тәгаләне белгәнме, намазда, диндә булдымы икән? Бу очракта шунысы да мөһим. Шушы сорауларга уңай җавап юк икән, гомере буе диннең нәрсә икәнен дә белмичә яшәгән кешене, үлгәч, катгый шәригать кануннары белән дөрес итеп күмәләр булып чыга. Шул рәвешле монда бераз гаделсезлек дигән нәрсә дә бар. Шуңа күрә үзеңне кул күтәреп дога кылып, соңгы юлга озатуларын теләсәң, иманлы кешеләр белән аралашып, шуларның яшәү рәвешләре белән гомер ит.

Хатын-кызга зиратка керергә ярамаганны барыбыз да белә. Тик соңгы елларда мәетне соңгы юлга озатканда да, аннан соң да хатын-кызларның зиратка керүе гадәти күренешкә әверелеп бара. Ни өчен хатын-кызга зиратка керергә ярамый?
– Хатын-кыз – хискә бирелүчән зат. Мәет күмгәндә, аның күңеленә зыян килү ихтимал. Ул елап җибәрә ала, үз-үзен кулда тота алмаска мөмкин. Шуңа күрә хатын-кызлар җеназа намазында катнашмый. Аларга мәет күмгәндә зиратка керү дә тыела. Күмгәннән соң керә ала.

Фәлән ел элек гүр иясе булган ире өстенә берничә елдан хатынын да күмделәр, ди. Шәһәр зиратларында бу хәл еш күзәтелә. Диндә бер кабергә ике мәет җирләргә рөхсәт ителәме? Моның тәртибе ничек?
– Кабердәге мәетнең сөяге череп беткән булса, анда тагын бер мәет күмәргә рөхсәт ителә. Юк икән, бер кабергә ике мәет күмәргә ярамый. Кабердәге сөяк бик озак таркала. Кемдер моның өчен 40–45 еллап вакыт кирәк, ди. Әмма бу – бик шартлы рәвештә генә алынган сан. Моны якынча берничек исәпләп булмый. Бу грунттан да тора. Төрле туфракта мәет төрлечә чери. Кайбер грунтта мәет, гомумән, мумие кебек кенә ята.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү