Татарстанга “ЭпиВакКорона”вакцинасы кайтарылуы көтелә

Шушы көннәрдә республиканың дин әһелләре үзләренә коронавирустан вакцина кадатты. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул “ЭпиВакКорона” вакцинасын сайлаган. Тик, билгеле булганча, әлегә ул массакүләм кулланылышка чыгарылмаган. Журналистлар «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда моңа аңлатма сорады.

– Без, әлбәттә, дин әһелләренә рәхмәтле, алар үз үрнәгендә вакцинациянең әһәмиятен аңлатты. Мөфтигә килгәндә, ул “ЭпиВакКорона”ны ясатты. Гомумән, бу вакцинаның тикшерү этабы Татарстанда уздырылганы сер түгел. Тикшеренүләргә һәрвакыт вакцина билгеле бер запас белән килә. Запас – нәрсә ул? Тикшерүләр вакытында кемдер килмәгән, йә нидер барып чыкмаган. Чынлап та, берничә артык доза калган иде, – дип сөйләде Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Шушы арада “ЭпиВакКорона”ның күмәк вакцинация өчен кайтарылуы көтелә. Министр урынбасары аның никадәр күләмдә киләсе дә билгеле дип белдерде. Тик барлык мәгълүматны да соңрак җиткерәчәкләр. Әлегә көтәргә генә кушалар.

Санлы күрсәткечләргә килгәндә, Татарстанда коронавирустан барлыгы 122 мең кеше вакцина ясаткан. 75 мең кеше икенче дозаны алган. Сүз уңаеннан, 6-8 ай элек коронавирус белән авырып алучылар да вакцина ясатырга мөмкин икән.


Фикер өстәү