Айгөл Гатауллина: «Үсә барган саен, татар теленә тартылдым»

Ул үзе чын яз кызы. Аның кәләшләре сафлыкның нәкъ үзе. Ә шәкертләре матурлык дәресләрен татарча ала. Сүзебез визажист, стилист, «Татар блогер» бәйгесе җиңүчесе Айгөл Гатауллина турында. 

Айгөл, матурлык турында татарча язу, язылучыларыгыз белән татарча аралашу идеясе ничек килде? Кыенлыклары юкмы?

Мин татарча озын-озын язмалар язарга яратам. Балачак, авыл тормышы, яшәеш, кеше, көндәлек турында… Бу язмаларны кеше укысын дип кенә түгел, ә үземне, бүгенге Айгөлнең бүгенге уйларын теркәп калу теләге белән. Нигә татарчамы? Мин бит татар авылында, татар гаиләсендә үскән татар кызы. Татарча берни аңламаган язылучыларым бик күп. Сезне яратып карап барам, ләкин берни аңламыйм, инде татар телен өйрәнергә телим, дип еш кына яшьләр яза. Татар телен үстерүгә кечкенә генә өлеш кертә алуым белән горурланам мин. 

Сездән һәм сезнең кәләшләрегездәнихласлык, аклык, сафлык бөркелә. Бу сафлыкны косметика белән бозу бик җиңел бит, ә сезнең оста эш итүегезнең сере нидә?

Һәр останың үз техникасы, формасы, табигате. Мин образларымда сер калдырырга яратам. Бәллүр кебек сак кына чыгып киткән кәләшләрем бу хисне, бу серне көне буе саклап йөрдек, диләр. 

Ялгышмасам, бизәндерү буенча шәкертләрегез дә бар. Алар белән дә татарча сөйләшәсезме? 

– «Кисточка»ны «пумала» димәсәм дә, дәресләрем татар телендә. Килгән һәр укучым:«Татарча укытканга нәкъ сине сайладым», ди. Үзем рус сыйныфында укыдым мин. Мәктәпне бетереп, университетка укырга кергәч, русча гына сөйләшеп йөргән вакытлар истә. Авылга кайткач та русча сөйләшәбез, янәсе. Үсә баргансаен, киресенчә, татар теленә тартылдым. Яшьләрнең үзара татарча сөйләшүләренә сокланам.

«Татар блогер» бәйгесендә ничек катнашырга булдыгыз? Җиңеп чыккач, ниләр кичердегез?

Бәйге турында үземнең язылучым әйтте. «Айгөл, катнаш, син җиңәчәксең», диде. Мин аны бу кадәрле зур масштабтагы бәйге дип күз алдыма да китермәдем. Анкетаны тутырып җибәреп, аккаунт исемен язасы да эше бетте дип уйладым. Мин бу бәйгене оештыручыларга бик рәхмәтлемен. Шушы кыска гына вакыт эчендә кыюлыкка өйрәтте ул мине. Телевидение, газета-журналларга чакыра башладылар. Шәһәргә күченеп йөргән вакытыма туры килде. Аллаһы Тәгалә шундый күп юллар ачты. Бәйгедә җиңәр өчен катнашмадым. Җиңгәч, сөендем, әлбәттә!

Сез бик актив кеше. Беренчедән, барына да ничек өлгерәсез? Икенчедән, үзегезне карарга вакытыгыз каламы? Илһам килмәгән чакларыгыз буламы?

Мин – киресенчә, бик әкрен кеше. Күпме генә кызу булырга тырышсам да, булдыра алмыйм. Инде хәзер үземнең әкренлегемнән тәм табам. Пошмас, дип үземне орышкан вакытлар да юк түгел. Инде 56 ел тыгыз график белән яшим. Кәләшләр берәр ел алдан язылып куялар. Атнага бер көн үземә ял калдырырга тырышам.Нәкъ менә илһам качмасын өчен! Эшемә булган мәхәббәтне дә югалтасым килми.

Сезнеңчә, XXI гасыр хатын-кызлары нинди сыйфатларга ия булырга тиеш һәм тиеш түгел?

Хатын-кыз хатын-кыз булырга тиештер. Табигать биргән сыйфатларны югалтмыйча, ир-ат сыйфатларын үзләштермичә, хатын-кыз булуыбыз белән горурланып, көчсезлегебездән файдаланып яшәргә тиеш без.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү