Роберт Миңнуллинның кызы: «Әтинең сезгә дигән соңгы бүләге итеп кабул итегез!»

Роберт Миңнуллинның вафатына бер ел булганда аның яңа китабы дөнья күргән. Китапны язучының кызы Таңсылу Cабирова туплап чыгарган. Бу хакта ул үзе инстаграмда хәбәр итте.

– Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыгыз!”…(с)…💔
Өч ел буе һәр иртәбезне менә шушы җанга якын сүзләр белән башларга күнегеп беткән идек. Көн дә үтмәс, инстаграм битләрендә Әтинең яңа гына күңел түреннән өзелеп төшкән шигырьләрен укып ләззәтләндек. Хәзерге борчулы, ыгы-зыгылы заманда моң тулы, самими, эчкерсез, гади дә, шул ук вакытта күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтә алырдай, җанга дәва булырдай шигырьләргә һәрберебез дә мохтаҗ идек шул..
..Күңелләргә тирән яра салып, шигъриятен сөючеләрне ятим итеп Моңлы Шагыйребез арабыздан китте.. Әмма Ул үзенең иҗатында, ихлас шигырьләрендә, газиз укучылары күңелендә әле дә булса яши бирә! Еллар үтсә дә, шигырьләре укылыр, Шагыйрь Яшәр дигән өмет аны югалту ачысын аз булса да җиңеләйтә, күңелләргә моңсу булса да, җылылык өсти.


Инстаграмга куеп барган шигырьләрен китап итеп чыгару хыялы бар иде Әтинең. Һәм ул аны, һичшиксез, Сезгә – газиз замандашларына-инстадашларына багышлаган булыр иде. Ходай шулай кушкандыр инде, Әтинең хыялын бүген мин тормышка ашырам. Китап ничек килеп чыккандыр, бәяне мин бирмим, ләкин мин тырыштым! Синең хакка тырыштым, Әти!.. Китап чыккан көнне төшкә кердең, Әти: йөзләреңнән нур бөркелде, елмаеп кочаклаплар алдың мине.. Рәхмәтең дип кабул иттем, Әти-бәгырем!..❤️
Дөресен әйтим, бу китапны чыгару минем өчен гаять авыр булды. Шигырьләргә тотынган саен йөрәгем мең кыйпылчыкка вакланып, күңелемне сагыну хисләре биләп ала иде. Башка мәңге кайтмас Әтиле чаклар хәтергә килде; сагыш тулы мөлдерәгән соңгы карашлары искә төште, …күз яшьләремне тыеп булмады. Шул ачы күз яшьләренә төренеп, хисләргә бирелеп, Әтием рухы шатлансын дип, иҗаты халык күңелендә сүрелмичә озак еллар яшәве хакына, Сезнең хакка, газиз замандашлары-инстадашлары, бар көчемне шушы китапка салдым.
Китапны кулыгызга алып, шигырьләрен укыганда, Әтинең йомшак кына салмак тавышын ишеткән кебек булырсыз, һәрбер шигырь юлында аның Сезгә карата хөрмәтен тоярсыз, күңелегезгә тынычлык табарсыз, шул чакта Әтием рухына укылган изге догаларыгыз аңа барып ирешер дигән өметтә, бу китапны Шагыйрьнең Сезгә дигән СОҢГЫ БҮЛӘГЕ итеп кабул итегез!.. — дигән ул.


3 фикер

  1. Рэхмэт Сезгэ. Этиегезнен таланты, йомшак тавышы бик куплэрне эсир иткэндер. Бик кызганыч, арабыздан бик иртэ китте. Аллах Тэгалэбез аны ут газапларыннан сакласын, ахыр урыннарын жэннэттэ кылсын. Ээмиин.

Җавап Отменить ответ