Рөстәм Миңнеханов Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, әнисе вафат булу сәбәпле, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. “Әниегез Нәкыя Фатыйх кызы Сәфәрованың вафат булуы сәбәпле, эчкерсез кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез, – диелә анда. – Сезнең әниегез – дошманга каршы дәһшәтле  сугышта Ватаныбызны саклап, сугыштан соң аны каһарманнарча хәрабәләрдән торгызган бөек җиңүчеләр буыны вәкиле. Нәкыя Фатыйх кызы – талантлы педагог, тормыш сөючән көчле шәхес, зирәк хатын-кыз – озын, матур, бәрәкәтле гомер кичерде һәм үзеннән лаеклы варислар – искиткеч балалар һәм оныклар, рәхмәтле бик күп укучыларын, якты истәлеген, ярату, яшәү һәм эшләү үрнәген калдырды.

Кайгы-хәсрәтегезнең ничек авыр икәнен аңлыйм. Иң кадерле, иң газиз кешегезне югалту ачысын уртаклашам. Бу авыр көннәрдә түземлелек һәм ныклык телим”.


Фикер өстәү