ЮХИДИдә сынау узучылар өчен үзгәрешләр бар

Укыганың үзең генә түгел, башкалар өчен дә кирәк. Белгечләр автомәктәп сайлаганда әнә шуны истә тотарга киңәш итә. Алайса, булачак йөртүчеләрнең нибары өчтән бере генә имтиханны беренче тапкырдан тапшыра ала. 1 апрельдән исә ЮХИДИдә сынау узучылар өчен яңалыклар да бар. Хәзер өч түгел, ике генә имтихан тапшырасы.

 

Үзгәрешләр турында безгә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде. Кулында йөртү таныклыгы булган кешеләр белә булыр: әлегә кадәр ЮХИДИдә имтихан тапшырганда махсус мәйданчыкта да сынау узарга туры килә иде. Киләсе атнадан аны бетерәләр. Моннан ары юлда йөрү кагыйдәләрен белгән кешене машина руленә утыртып, зур юлга алып чыгачаклар. Маршрутны алдан әйтмиләр. 1 апрельдән гамәлгә керәсе яңалыкларның иң зурысы әнә шуннан гыйбарәт. Үзгәрешләр тагын бар. Берсе, әйтик, булачак йөртүченең хаталарын исәпләү белән бәйле. Иминлек каешын эләктермәгән, юлда телефоннан сөйләшкән кешене шунда ук өенә кайтарып җибәрәчәкләр. Кызыл утка, каршы юлга чыгу кебек хәлләр турында әйткән дә юк. Таныклык алу өчен штраф баллары 5тән артмаска тиеш.

Дөресен әйткәндә, булачак йөртүчеләрне хафага салырлык берни дә юк. Иң мөһиме – автомәктәптә яхшы әзерлек узу.Әмма монысы мәсьәләнең бер ягы гына. Әле бит кайда укыйсың? Татарстандагы автомәктәпләр федерациясенең башкаручы директоры Елена Витюгова әйтүенчә, укырга кергәнче алдан барысын бәйнә-бәйнә белешүнең зыяны юк.  

– Беренчедән, республикада автомәктәпләрнең рейтингы бар. Аны ЮХИДИ яки федерация сайтыннан табарга була. Кешедән сораштырыгыз. Уку бәясе очсыз икән, кызыгырга кирәкми. Укытуның чыгымнары бик күп: бина өчен, укытучыга түлисе бар, машинасы, бензины… Шуңа күрә уку очсыз була алмый, – дип киңәш бирә ул. – Таныклык алучылар арасында тикшерүләр уздырган бар. Әйтик, автомәктәптә рульдә йөрергә өйрәтү өчен билгеләнгән сәгатьләрнең яртысы гына бирелгән. Аларга, әлбәттә, имтихан тапшыру авыр булачак. Кызганыч, йөртүчеләр әзерләү эшчәнлеген бары бизнес итеп кенә күрүчеләр дә бар. Без аларга карата бернинди чара күрә алмыйбыз. Кеше үзе дә уйланырга тиеш.

Сүз уңаеннан, Татарстанда булачак йөртүчеләрнең 47 проценты гына кагыйдәләр буенча имтиханны беренче тапкырдан ук тапшыра. Махсус мәйданчыкта бу күрсәткеч – 37, юлда исә 33 процентны тәшкил итә. Бу әле уртача саннар. Бик яхшы күрсәткечле автомәктәпләр янәшәсендә, иртәгә булмаса, бер айдан рульгә барыбер утырасы йөртүчеләргә бөтенләй берни өйрәтмәгәннәре дә бар, димәк. «Таныклык алдык да, калганын тормыш үзе өйрәтә, дип фикер йөртүчеләр җитәрлек», – ди Елена Витюгова. Кызганыч, башкаларның гомере хисабына сабак алучылар да юк түгел.

 

САН

Былтыр Татарстанда тәҗрибәсез, ягъни таныклык алганына әле 2 ел да узмаган йөртүчеләр гаебе белән 272 авария килеп чыккан, бу фаҗигаләрдә 17 кешенең гомере өзелгән, 354 юлчы имгәнгән. Быелның 2 аенда 40 авария булган, 2 кешенең гомере өзелгән, 51 юлчы имгәнгән. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, куркыныч саннарның кимүе күзәтелә.  

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү