Бәраәт кичәсе. Аны ничек уздырырга?

Мөселманнар өчен иң кадерле мизгелләрнең берсе саналган Бәраәт кичәсе якынлаша. Быел ул 6 нчы марттан 7енә каршы төнгә туры килә. «Мөселманнарга Җир йөзендә ике көн гает булган кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар – Кадер һәм Бәраәт кичәләре», – диелә Имам Газалиның «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында. 

* Шәгъбан аеның 15 нче көненә туры килгән Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе санала. Ул – төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн. Бу көнне Аллаһы Тәгалә кешенең язмышын хәл итә, аның бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләп куела. Бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләре кылырга тырышырга кирәк.

* Бу көнне көндез ураза тотып, кичен Аллаһтан истигъфар сорап, дога уку, күңелеңдәге теләкләрне ирештерү бик саваплы, күркәм гамәл булып санала. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә, мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешә.

* Хәдис-шәрифтә бу көн турында болай диелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» – дип әйтер ди».

Бәраәт кичәсендә укыла торган дога:
Аллаһүммә инкүнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе.

Мәгънәсе: Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта Син Коръән-Кәримеңдә: «Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүхул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр», – дип әйтәсең.


Фикер өстәү