Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әсгать Сәфәровның кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе

Минтимер Шәрип улы Шәймиев,

әнисе Нәкыя Фатыйх кызы Сәфәрованың вафат булуы сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәровның тирән кайгысын уртаклаша.

«Нәкыя Фатыйх кызының язмышы җиңел булмады, аның тормышына сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар, республика һәм ил өчен катлаулы заманнар туры килде. Ул Татарстан мәгарифе үсешенә тиңсез өлеш керткән Укытучы булды,  гомер буе үзенең күпсанлы укучыларына тирән белем биреп кенә калмады, күңелләренә игелек нуры иңдерде. Ул без барыбыз да горурланырлык уңган балалар үстергән бәхетле ана иде. Кадерле әниегез Нәкыя Фатыйх кызының авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Аның турында әйтелгән җылы сүзләр, матур истәлекләр аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Шушы кайгылы көннәрдә Ходай сезнең барыгызга да көч һәм сабырлык бирсен», – диеләТатарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кул куйган телеграммада.


Фикер өстәү