Атарга түгел сакларга: Татарстанлылар сукбай этләрдән зарлана

Ел саен Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да этләрнең кешеләргә ташлануының меңләгән очрагы билгеле була. Әле тегендә, әле монда балаларга, хатын-кызларга ырылдап ябышкан хайваннар турында хәбәрләр ишетелә. Һәм бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшә генә. Проблеманы чишү юллары нинди? Күрелә торган чараларның нәтиҗәсе бармы? Язмада әнә шул сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.

Ун меңгә якын зыян күрүче

Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда сукбай этләргә бәйле шикаятьләр саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 15 процентка арткан. Республика җитәкчелеге дә социаль челтәрләрдә һәм вакытлы матбугатта шәһәр-районнарда хуҗасыз этләр артуга кагылышлы хәбәрләрнең бик нык ишәюен әйтә. Халык өер-өер булып йөргән этләрдән зарлана. Хайваннарның кешеләргә ташлану очраклары да арткан. Узган ел республикада алардан 9960 кеше зыян күргән. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт һәм Чистай кебек шәһәрләрдә хәл аеруча катлаулы.

– Безнең подъезд янында этләр өерен көн саен диярлек очратырга мөмкин. Гадәттә, җиде-сигез була алар. Балаларны урамга чыгарырга куркыныч. Беркөнне оныгым мәктәптән кайтканда каршысына өч эт килеп чыккан. Куркудан тораташ булып каткан балакай. Әле ярый, күршебез күреп, этләрне куып җибәргән. Ел саен сукбай этләр белән көрәшү өчен акча бүлеп бирелсә дә, нәтиҗәсе юк, – ди Казанда яшәүче Фирая Сибгатуллина.

Сукбай этләргә бәйле вазгыять башка район-шәһәрләрдә дә катлаулы. Күптән түгел генә социаль челтәрләрдә таралган видео бу проблеманың кискенлеген тагын бер кат дәлилләде. Чистай шәһәре урамында бер төркем этләрнең песине ботарлап атуы төшерелгән видео күпләрне тетрәндерде. Гомумән, калада проблеманың аеруча зур булуын социаль челтәрләрдәге әлеге темага кагылышлы комментарийлардан чыгып та чамалап буа.

– Шәһәребез зур булмаса да, сукбай этләр бик күп бездә. Аларның күпчелегенең колакларында сары тамга бар, – диде Чистайда этләрне аулау һәм тәрбияләү белән шөгыльләнүче Наташа. –  Билгеле булганча, тамгаларны Казандагы этләрне аулау һәм стерильләштерү өчен җавап бирә торган оешма салган икән. Ләкин, ачыкланганча, аларны болай гына, ягъни этләрне стерильләштереп тормыйча гына куйганнар. Хәзер алар өер булып йөри, талашалар, үз араларында лидерлык даулыйлар. Һәм, әлбәттә инде, кешеләрдә аларга карата агрессия барлыкка килә.

Зур шәһәрләргә генә түгел, бу проблема авылларга да килеп җитте. Бу хакта авыл халкының зарларын да күп ишетергә туры килә. Кыскасы, проблема бар һәм ул бик җитди. Әлеге темага язарга алынгач, бер авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттек.

– Бу проблема бар инде, ләкин аны кычкырып әйтү кирәк микән? Безнең авылларда да хуҗасыз этләр саны елдан-ел арта. Яшел Үзән шәһәреннән килеп, хайваннарны җыеп китәләр дә, стерильләштереп, кире кайтаралар. Шуның белән шул, – диде исемен күрсәтмәүне үтенгән башлык.

Чирен яшергән үлгән, булып чыга түгелме соң бу?

Чистай районының ветеринария идарәсе башыгы Нияз Дәүләтханов белән сөйләшү дә күңелдә бераз юшкын калдырды.

– Бездә сукбай этләрне Казанга алып китеп стерильләштерәләр яки кастрация ясыйлар. Ләкин моңа карап кына алар кешеләргә куркыныч тудырудан туктамый, әлбәттә. Этләр саны буенча да статистика алып барылмый. Сез арта дигәч, шулайдыр инде. Ничек көрәшергә икән бу проблема белән? Белмим инде. Ул – табигый хәл бит. Ату шулай ук гуманлылык түгел. Стерильләштерү һәм кастрация киләчәктә барыбер үз-үзен аклаячак ул, – диде җитәкче.

Куркабыз, әмма яклыйбыз

Газетаның социаль челтәрләрендә һәм авторның шәхси аккаунтында «Хуҗасыз этләрне нишләтергә кирәк?» дигән темага сораштыру уздырган идек. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге хуҗасыз этләрне аттыру һәм йоклату яклы булып чыкты. «Приютка җыярга кирәк» дигән фикердә торучылар да күп. Әйтергә кирәк, популяр җаваплар арасындагы аерма әллә ни зур түгел. Сукбай хайваннарга хуҗалар табарга теләүчеләр дә бар. Ә менә «стерильләштерергә кирәк» дигән җавапны сораштыруда катнашкан 213 кешенең егерме бере генә сайлаган.

Торак пунктларга 200 метрга кадәр якынлыкта утлы корал белән керергә һәм этләрне ауларга ярамый. Димәк, сукбай этләрдән котылуның башка чарасын эзләргә туры килә.  Хәзерге вакытта хуҗасыз этләрне аулыйлар да, приютта вакцина ясап, стерильләштереп, кабат иреккә җибәрәләр. Тик ни өчен аларның саны озак еллар дәвамында кимүгә түгел, ә артуга таба гына бара? Димәк, бу чара үзенең нәтиҗәсез булуын күрсәтте түгелме соң? Әйе, гуманлы. Тик нәтиҗәсез булу өстенә, хуҗасыз этләр дәүләткә кыйммәткә дә төшә.

2014 елның 1 гыйнварында кабул ителгән «Йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында»гы карар нигезендә, республикада сукбай этләрне контрольдә тотуның кайбер вәкаләтләре районнарга тапшырылды. Моның өчен акча республика бюджетыннан субсидия формасында бирелә. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, узган ел хуҗасыз этләр белән эшләүгә 56,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Стандарт кагыйдәләр буенча, бер эт өчен тотылган чыгым 6,1 мең сумны тәшкил итә. Белгечләр узган ел 10 меңгә якын этне аулаган. Бу эшләр өчен быел да дәүләт казнасыннан узган елгы күләмдә өлеш чыгарылган. Әлегә 1100 хайванны аулаганнар.

Бүген Казан һәм республиканың 17 районында этләрне аулау эшләре белән бердәнбер рәсми приют – «ВетДом» җәмгыяте шөгыльләнә. Шул ук вакытта кайбер районнарда дүрт аяклы сукбайларны кемнәр ауларга тиешлеге әлегәчә билгеләнмәгән. Дөрес, аларда хуҗасыз этләрне вакытлыча тотар өчен пунктлар эшли. Тик алар башлыча эшчәнлекләрен ирекле рәвештә алып бара. Бары тик Казанда урнашкан «Зооүзәк»тә генә приют өчен барлык таләпләр үтәлгән.

Алмаз Хисаметдинов республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырган киңәшмәдә әйткәнчә, приютларга бәйле вазгыятькә федераль дәрәҗәдә дә игътибар юнәлткәннәр. Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы төбәкләргә хайваннар өчен приютлар төзүгә субсидияләр бирү турында дәүләт программасын булдыру мәсьәләсен күтәргән. Баш ветеринария идарәсе республиканың приютларга ихтыяҗы барлыгы турында мәгълүмат та юллаган.

«Башка чара юк»

Күптән түгел Дәүләт Думасы депутатлары да яңа закон проекты тәкъдим иткән иде. Аның эчтәлеге буенча, проект кабул ителгән очракта, бюджетның мөмкинлегенә карап, Россия төбәкләре сукбай этләр белән ничек көрәшәсен үзләре хәл итәчәк иде. Үтерәсе булсалар, бары тик, авыртусыз, гуманлы ысуллар гына рөхсәт ителәчәк иде. Тик резонанс тудырган әлеге закон проектын берничә көннән соң ук кире кактылар. Димәк, проблеманы хәл итәргә тиешле тагын бер омтылыш әлегә барып чыкмады.

– Язын этләр проблемасы аеруча нык баш калкыта, чөнки бу вакытта алар активлаша. Һәм әлеге хайваннар елдан-ел арта. Минем фикеремчә, аларны атмыйча торып, проблеманы хәл итеп булмый, – ди озак еллар ветеринар булып эшләгән Илдус Хатыйпов. – Бер урынга туплау шулай ук дөрес түгел, чөнки алар яши торган җирдә паразит һәм йогышлы авырулар да арта. Стерильләштереп, урамга җибәрүнең дә мәгънәсе юк, чөнки этләр – төркем белән йөри торган хайван һәм алар лидерлык өчен көрәшәчәк. Этләр берничек тә тыныч кына йөри торган җан ияләре түгел. Бу фикер аларны яклаучыларга ошамас, билгеле. Стерильләштерелгән яки кастрация ясалган этләр, песиләрнең бөерләрендә таш барлыкка килә. Димәк, алар урамда барыбер авырый башлаячак. Шуңа күрә хайваннарны шунда ук үтерергәме, әллә урамда авырып җан тәслим кылганын көтәргәме? Мәсьәләнең әнә шул ягы да бар.

Илдус Хатыйпов эт һәм песиләрне чиплаштырырга, ягъни учетка куярга кирәк, дигән фикердә тора.

– Халык моңа, салымнан куркып, каршы чыга. Ләкин бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр иде. Һәр этнең паспорты булырга тиеш. Һәм җаваплылык этнең көчеген сатып җибәргән хуҗада калырга тиеш, – ди ул.

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Лилия Купаева да шушы ук сүзне әйтте. Моннан тыш, ул этләрен сукбай хәлендә калдырган өчен хуҗаларын җавапка тартырга кирәк, дигән фикерен дә белдерде.

– Әлеге проблеманы башкача берничек тә чишеп булмый, – ди ул. – Бәлки ветеринарларга полиция хезмәткәрләре белән бергә йорт саен йөреп, этләрне чиплаштырырга, паспорт бирергә вакыт җиткәндер? Ул документ һәр эт хуҗасында булсын. Аннан соң хайванның язмышы белән кызыксынып торсыннар. Исәнме ул, көчекләр китергәнме, алары кайда? Кыскасы, бер система кирәк. Ел саен безнең авылда 5–8 хуҗасыз эт пәйда була. Аларны, гадәттә, адаштырып калдыралар. Алары тагын үрчи, сарайларга кереп, кош-кортларга зыян сала. Хәтта сарыкларга ташланган очраклар да булды. Шуңа күрә, минем уйлавымча, монда этләрне ату да, стерильләштерү дә, бер урынга туплау да ярдәм итми.

Белгеч сүзе 

Таһир Һадиев, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:

– 2020 елда үз хокукына кергән закон буенча, этләргә карата гуманлылык саклап эш итәргә кирәк. Төп максат – хуҗасыз этләрнең санын киметү. Моны стерильләштереп һәм кастрацияләү юлы белән генә эшләп була. Бу мәсьәләдә законда күп таләпләр куелган. Шул сәбәпле, беренче елны килешүләр төзи алмадык. Законда этләрне бөтен таләпләре үтәлгән приютларда тотарга кирәклеге язылган. Ә бездә алар юк. Булган алар, тик бүгенге канун кагыйдәләренә туры килми. Шулай итеп, закон таләпләре белән чынбарлык арасында зур аерма килеп чыкты. Законда куелган таләпләрне берникадәр киметергә кирәк. Алайса аларны үтәү бик кыйммәткә төшә. Икенчедән, бу эшләр өчен федераль казнадан акча бирелмәде. Өченчедән, бер типта ясалган биналар булу мөһим. Аннан соң кешенең үзенең гаебе дә зур. Бүген этне ошатып алабыз да иртәгә чыгарып ташлыйбыз. Җавапсызларга да чара күрергә кирәк. Нәтиҗә ясап әйткәндә, һәр районда этләрне тота торган урын булуы мөһим. Бу булдыра ала торган эшләр. Монда космик корабль уйлап чыгарырга кирәкми.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


2 фикер

  1. Конечно атырга зыян салган хайванны атырга нерсе гадать итесез жамегать

  2. Аноним.Атарга кирэк .Аларнын халыкка файдасы юк .Зыян гына китерэлэр .Мин узем эт курсэм куркам .Берсендэ бер ир кеше килеп чыгып кына коткарды .Озгэлэп бетерэ иде .Балалар — оныклар очен куркабыз .Оере белэн йори этлэр .Элегерэк машинага салып алып китэлэр иде и все .🙏🙏🙏 Башлыкларга уйланыр сэбэп бар дип уйлыйм мин .🙏🙏🙏🤔🤔🤔

Җавап Отменить ответ