Туган телдә дәшсәм генә… русча җавап алам

Дәүләт органнарында эшләүчеләр, министрлыклар республикадагы ике теллелекне ни дәрәҗәдә саклый һәм үз эшчәнлегендә куллана? «ВТ» хәбәрчеләре шуны тикшерде.

 Ничек сөйләшәсең, җитәкчем?

Милләте татар булмаган түрәләрнең татарча бер-ике кәлимә сүз әйтә алуларына гаҗәпләнеп, сокланып караулар шулкадәр табигыйгә әйләнеп беткән икән хәзер. Югыйсә ике дәүләт теле булган республикада бу алай ук «аһ» итәрлек хәл булмаска да тиештер бит инде. Татар була торып татарча фикерли, сөйли алучыларга сөенгәннәрне әйтеп тору кирәкмидер дә…

Хәтерләсәгез, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең бер утырышында җитәкче кәнәфиен биләгәннәрнең татарча бик үк сөйләшә белмәү (теләмәү?!) мәсьәләсенә басым ясаганнар иде. «Катлаулы эшне үзебездән башларга кирәк», – диде ул чакта комиссия рәисе Марат Әхмәтов. Түрәләр бу эштә башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш диделәр. Күрсәтәләрме икән? Таләп булу – бер нәрсә, теләк тә кирәк бит әле бу эштә.

Хезмәтебезгә бәйле рәвештә күп кенә җитәкчеләр белән очрашырга туры килә. Аларның яхшы оратор, чын белгеч булуына шик юк, билгеле. Телгә булган кызыксынуларына гына шик бар. Үзебездән башларга кирәк дигәне шәхси сәхифәләрендә ничек чагыла соң? Кайбер министрларның Инстаграмда татар телен ни дәрәҗәдә куллануларын тикшердек.

Мәдәният министры Ирада Әюпова матур табигать күренешләре, шәхси сурәтләре белән бүлешергә ярата. Рәсем астына исә русча да, татарча да бер-ике җөмлә язып куя ул. Инстаграм-постлары астындагы фикерләргә дә татарча җавап биргәли. Шунысын да әйтик: матбугат вәкилләре белән очрашуларда да, татарча мөрәҗәгать итсәң, татарча җавап бирергә тырыша, «мин белмим» дип кире какмый. Шушы елларда татарчасын шактый шомартты дияргә нигез бар.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның Инстаграм аккаунты – сурәтләргә иң бай, актив, чын блогерлар сәхифәсен хәтерләткән сәхифәләрнең берсе. Барган һәр җиреннән пост кертеп, хисап тота министрыбыз. Әмма күбесенчә рәсмирәк яза шул. Һәм бик аз очракта гына татарча. Анысын да татар күңелләре мәмнүн булырлык итеп түгел, икетеллелек дигәнне үтәр өчен генә дигән фикер кала. Муса Җәлил туган көнендә, Дамир әфәнде баласына шагыйрьнең бер шигырен укып утыруын видеога төшереп, Инстаграмга керткән иде. Министрның саф, матур сөйләменә күпләр сокланды. Шушы телне очрашуларда, көнкүрештә дә кулланасы иде бит, Дамир Илдусович! Алайса, еш кына дөрес сөйләшмәүне сәбәп итеп, бөтенләй сөйләшмисез. Үзегез әйтмешли, бер дулкында булыйк инде!

Яшь түрәләребезнең тагын берсе — спорт министры Владимир Леоновның иң яраткан сүзе «алга» һәм «без булдырабыз» булса кирәк. Сөйләмендә дә, постларында да күп куллана ул аны. Леоновның милләтен исәпкә алып, аны татарча ник сөйләшми, дип гаепләп булмый, билгеле. Әмма ул тырыша. Быел бу аеруча сизелә башлады. Рәсми очрашуларда үзе беренче булып: «Исәнмесез!», «Рәхмәт!», «Хәлләр ничек?» кебек сүзләрне кулланып сөйләшүен ишеткән булды. Инстаграм сәхифәсенә килгәндә, анда күпчелекне рус теле били, әлбәттә.

Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллинның постлары IT-тармакка, компьютер, гаджетлар дөньясына багышланган булуы табигый инде. Ара-тирә Әлмәт җиләкләре дә күренгәли аның сәхифәсендә. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен дә укып чыккан икән ул. Русчага тәрҗемәсен, әлбәттә. Айрат әфәнденең соңгы постларына килгәндә, Президент Рөстәм Миңнехановны туган көне, Корбан бәйрәме белән котлавында гына татарча җөмләләр күренде. Очрашуларда бу министрның татарча сөйләшүен ишеткән юк, әмма татарча сорау бирсәң, ул аны аңлый, җавапны русча кайтара.

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны әлеге социаль челтәрдә табып булмады. Сүз уңаеннан, аның татар телендә дә бик үк яхшы сөйләшмәвенә игътибар иткән бар. Аның каравы, татарча чыгыш ясарга атлыгып тормаган министрлык рус фамилияле, әмма Тукай телендә гаять яхшы аралаша торган урынбасары белән горурлана ала. Владимир Жаворонков татар телендә аңлатмалар бирүдән дә тартынмый, Инстаграм сәхифәсендә дә ике дәүләт телен куллана. Тоташ татарча гына постлары да очрый, кешеләргә дә татарча җавап биргәли. Менә ичмаса урынбасар!

Юстиция министрлыгы башлыгы Рөстәм Заһидуллин, авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, экология министры Александр Шадриков, Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдиновның Инстаграм сәхифәләрендә ике дәүләт теле арасыннан рус теленә күбрәк игътибар бирелүе күзәтелде.

Тыштан – ялтырый, эчтән?..

2018 елдан башлап Хөкүмәт йортында Татарстанда Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру советы утырышы оештырылып килә. Министрлар ел да бу законның республикада ни дәрәҗәдә үтәлүе турында хисап тота. Быелгы санлы күрсәткечләр мондыйрак:

  • Дәүләт хакимияте органнарына татар телендә килгән мөрәҗәгатьләр саны 20 тапкырга арткан
  • Татарстан территориясендә 13783 юл күрсәткече урнаштырылган, шуларның 10210ы – ике дәүләт телендә дә
  • Дәүләт хакимияте органнары сайтларында барлык бастырылган яңалыклар дәүләт телләренә тулысынча диярлек күчерелгән – тәрҗемә күрсәткече 99,7 процентны тәшкил иткән. Район сайтларында – 99 процент.
  • Саннар матур да, алар ни дәрәҗәдә эчтәлеккә туры килә соң? Шул уңайдан 20гә якын министрлыкның рәсми сайтларына бер күз йөртеп чыктык. Яңалыкларны тәрҗемә итү өчен күпмедер вакыт кирәк икәнен онытмыйча, бу атнаның дүшәмбесендә (22 март) чыккан хәбәрләрне сайладык.

Җавап бирмәссезме икән?

Кешегә хас сыйфат инде ул: нинди телдә сорау бирсә, шул телдә җавап ишетергә тели. Ана телендә ул мәгълүматны тизрәк аңлый бит. Шул нисбәттән, халык гозере иң еш төшкән берничә министрлыкның халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү дип күрсәтелгән номерларына шалтыратып, Тукай телендә мөрәҗәгать итеп карадык. Журналист буларак түгел, йомышы булган кеше буларак. «Минем соравым бар. Җавап бирерлек татарча белгечләрегез бармы?» ише сорауларны бирдек аларга.

Мәдәният министрлыгына шалтыратып, сөендек: хезмәт урынында шәп белгеч тоталар. Татарча сөйләшә, татарча җавап бирә. Мәгариф һәм фән министрлыгында да халыкны ике телле белгечләр тыңлый булып чыкты. Тик, татарча аңласалар да, русча җавап кайтардылар. Ә Сәламәтлек саклау министрлыгында телефонны бөтенләй алмадылар. Төрле вакытта берничә номерга берничә тапкыр шалтыратсак та. Юстиция министрлыгында да татарча аңлый торган белгеч эшли. Ләкин ул да татарча җавап кайтармады. Шулай да, соравыгызга татарча җавап бирә алабыз, юллагыз, белгечләребез бар, дип сөендерделәр трубканың теге очында. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән элемтәгә керә алмадык. Өзеп куйдылар. Яклаучысыз калганнар, эшсезләргә дә шулай өзеп куймыйлардыр бит инде? Юктыр дип өметләник.

Чулпан Гарифуллина, Лилия Гыймазова әзерләде


Фикер өстәү