Чаллыда 31 яшьлек ир-атны трамвай бәрдергән

Чаллыда 31 яшьлек ир-атны тиешсез урында юл аркылы чыккан вакытта трамвай бәрдергән.

Җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария кичә кич Муса Җәлил проспектында булган. 31 яшьлек җәяүле вакытын янга калдырырга һәм тиешсез урында юл аша чыгарга уйлаган. Трамвай йөртүче, рельста кешене күрү белән, транспорт чарасын чарасын туктатмакчы булган, әмма өлгермәгән.

Башы җәрәхәтләнгән һәм кабыргалары сынган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

 


Фикер өстәү