Илһам Шакиров исемендәге концерт залында ТМТV премиясен тапшыралар

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә ТМТV татар музыкаль каналы премиясен тапшыру тантанасы бара. Ул быел Илһам Шакиров исемендәге концерт залында оештырылды.

Премияне 40 җырчы алачак. Алар арасында яңа исемнәр дә, күптән инде халык арасында танылу алган артистлар да бар.

— Премиянең узуына шатбыз. Ул быел татар эстрадасындагы беренче зур вакыйга булачак. Артистлар өчен дә, безнең өчен дә ул яңа урында — Илһам Шакиров исемендәге залда узачак. Бу безгә тагы да җаваплылык өсти, — диде «Барс Медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Камил Гәрәев. — Тамашачыда бәйрәм төсмере булсын иде. Минем өчен дә, бөтен команда өчен дә бу мөһим. Безгә сезнең теләктәшлек кирәк. Без аны гел тоябыз. Бергәләп телне дә, мәдәниятне дә, татар җырын да сакларбыз.


Фикер өстәү