Сабырлыктан башка булмый…

Моннан бер еллар тирәсе элек «Сабырлык нульгә калмасын» дигән мәкалә язганмын икән. Газета укучыларның берсе шул язманы әле укып телефоннан шалтырата. Без «Ватаным Татарстан»да ул язманы биргәндә, илдә генә түгел, бөтен Җир шарында хәлләр киеренке һәм дәһшәтле иде. Вазгыятьнең катлаулылыгын март аенда нефть бәясе төшеп, бөтенләй пүчтәккә калуы, бик түбән бәядән дә аның беркемгә кирәк булмавы дәлилләде. Безгә таныш булмаган яңа вирус планетаны тетрәтеп  әйләнеп чыгарга вәгъдә бирә, кемнәрнең исән каласын белерлек-аңларлык түгел иде.

Соңыннан, берничә ай вакыт үткәч, дөньякүләм икътисад белгечләре пандемия кризисының финанс системасына Икенче Бөтендөнья сугышы кебек тәэсир итүен тәкрарлый башлады. Әмма шул ук вакытта бер нәрсәне искә алыйк: кот очарлык берни дә булмады. Әйе, икътисади система әле дә тотрыклы түгел, җир мае үз бәясен тагын түбәнгә ташлады, кешеләр кредитларга тагын да ныграк батты. Кыйммәтчелек үзәккә үтә. Әле бер, әле икенче илнең валютасы мәтәлчек ата. Рус сумы да тотрыклы түгел. Коммунист Зюганов, озакламый яңа дефолт булачак, дип фаразлый. Соңгы сәгатьләрнең финанс яңалыклары менә ниләр хәбәр итә: «Россиялеләрнең кредит карталары буенча түләү срогы чыккан әҗәтләре 150 миллиард сумнан артты», «Европадагы локдауннар турындагы яңалыклар нефть бәясен 6 процентка түбәнәйтте», «Минфин базар түнтәрелеше фонында дәүләт әҗәте аукционын туктатты»…

Газета хәбәрчесе бу яңалыкларны бер дә аңламый. «Кредит картасы ни өчен кирәк?» дигән сорауга җавап таба алмый ул, мәсәлән. Бүген әҗәткә алып иртәгесе көн ризыгын алдан ашап куюдан ни мәгънә? Дәүләтнең ни өчен әҗәт кәгазьләре сатып акча эшләвен дә төшенми. Рәсми хәбәрләр, үткән ел федераль бюджетта 1 триллион сум акча тотылмыйча калды, дип игълан иткәннәр иде. Хөкүмәт Милли байлык фонды дигән капчыкның акчасын кая куярга белми. «Вашингтон санкцияләр керткәнче, Милли байлык фондын дус дәүләтләргә кредит итеп биреп куйыйк» дигән өндәүләр ишетелә. Рәсми рәвештә әйтелгән бюджеттан урланган акчаның күләме ярты триллионнан ашып китә. Менә шуның кадәр байлыгың исраф ителә торып, ни өчен облигацияләр сатып акча тупларга азапланырга? Аек акыл менә бу сорауларның берсенә дә җавап тапмый бит инде. Бер генә хуҗа да үз акчасын түбән процент белән өләшеп, читтән югарырак процентлар белән акча җыймый. Россиянең исә бөтен финанс системасы исә шуңа корылган.

Болай эшләүнең хикмәте бар, билгеле. Доллар сатып алганыгыз бармы сезнең? 5–6 мең доллар тирәсе акча сатып алсаң, күңел нәрсә тели башлый? Дөрес, сумның мәтәлчек атуын сорый. Валюта кризисы булып, доллар югарыга күтәрелсә, күңел сөенә, янки акчасы очсызланса, көенәсең инде. Бу – син валюта спекулянтына әйләндең дигән сүз. Кулыңда шундый мөмкинлек булса, син бертуктаусыз валюта кризислары оештырып торыр идең. Кыйммәтле кәгазьләр белән дә шул ук хәл. Фонд базарында акча эшләү  бердәнбер табышлы бизнеска әйләнде. Курслар бер өскә менә, бер аска төшә, процентлар идәннән – түшәмгә, түшәмнән идәнгә сикереп уйный. Кемнең кулында финанс базарының иртәгесе турында мәгълүмат бар, шулар ота инде. Әйтик, долларның иртәгә арзанаясын алдан белсәң, кулыңдагы валютаны бүген сатасың, арзанайгач, янә сатып аласың. Әллә никадәр акча эшләп була шул рәвешле. Шуңа күрә элиталар: «Кем кулында мәгълүмат, шул дөнья белән идарә итә», – дияргә ярата. Бөтен илнең акчасы аз санлы берничә мең кеше кулында туплануның сере дә менә шунда: мәгълүматлы булуда.

Бераз гына саннар белән танышып, чагыштырып алыйк әйдә. Россия халкының банк депозитларында 27 триллион сум акчасы бар. Җан башына бүлгәч, һәр россиялегә 185 мең сум туры килә. Күп түгел, шулай да дүрт кешелек гаиләнең 740 мең сумы банк депозитында процент җыеп ята дигән сүз инде бу. Ләкин депозиттагы акча алай бүленми шул. Банк хисапларының 0,4 процентына депозиттагы акчаның 43 проценты туры килә. Байлар акчаны бер генә хисапка салмыйлар, чөнки банк түнтәрелеше булса, күп акча алып булмый. Димәк, депозиттагы акчаның яртысына якыны бик аз гына кешенеке дип аңларга кирәк моны. Төгәл санны белү мөмкин түгел. 1,4 процент хисапка исә акчаның 63 проценты туры килә. Бик зур тигезсезлек инде бу. Әллә ничә төрле юнәлештә әйләнә торган финанс каруселеннән башка аны оештырып булмый. Илләрнең бөтен финанс системасы, фонд базарындагы спекулянтлар бил алышуы азларның баеп, күпләрнең шуларга бил бөгүе өчен хезмәт итә.

Финанс яңалыклары, россиялеләр матрас астында 3 триллион сум саклыйлар, дип тә хәбәр итәләр. Коррупционерларны кулга алганда чыга инде ул тонналы кәгазь акчалар. Менә бу вазгыятькә кем гаепле? Гафу итегез, акчасы булмаган күпчелек – 97–98 процент халык. Зур процентлар белән кредит алып, кешеләр үз тормышын үзләре начарайтмаса, андый хәл була алмас иде. Без бит әле ил байлыгы булган күпме акчаның чит ил банкларында ятуын белмибез. Ышаныйк: җан башына бүлгәндә, уртача байлыгыбыз шактый ук зур булып күренер иде. Бер ел элек без: «Берничә елдан соң исән калган һәркем күрәчәк: муллык чорында яшәү өчен, күп тә түгел, фикерләүне генә үзгәртергә кирәк булган икән», – дип язган идек. Менә монысы Җир шарында дулап,  давыллап ятучы кризисны җиңү өчен берничә ай җитә.

Моннан нәкъ йөз ел элек Россиядә хәзергедән дә куркынычрак кризис җәелеп ята. Озакка барган гражданнар сугышында җимерелгән халык хуҗалыгы, натураль ачлык, сәнәкчеләрнең продотрядлар белән сугышы. Вазгыятьнең үзләрен хакимияттән себереп түгәчәген аңлаган большевиклар яңа икътисади сәясәт игълан итә: кешеләргә бизнес ачарга мөмкинлек бирәләр. Ләкин бер бизнесның да тотрыклы валютадан башка мөмкин булмавын аңлап, алтын акча – червонецлар чыгаралар. Шушы ике генә адым да тиз арада урта сыйныфның зур катлавын барлыкка китерә, кешеләрнең йөзенә елмаю чыга башлый. Ил икътисады кискен темплар белән өскә күтәрелә. Дөрес, большевиклар урнаштырган тәртип тулысынча ук гадел булмый, әмма чоңгылдан чыгарга шул да җитә. Бар шундый икътисад системасы: аңа күчсәң, бүген бөтен планетаны иңләгән кризис бик озак булганда, бер елдан юкка чыгачак. Әмма ул системада спекуляция белән баеп булмый инде. Без ул системаның кай тарафтан киләчәген язган идек үткән ел, әле дә шул фикеребездә калабыз. Бүгенге бар финанс аристократиясе андый система килмәсен өчен тиңсез көрәш алып бара, җиңел байлыкны югалтырга теләми. «Иң мөһиме – менә бу катлаулы чорны исән-имин үтү. Сабырлыкны нульгә калдырырга ярамый, киләчәккә өметне саклау әһәмиятле», – дип язганбыз бер ел элек. Бу сүзләр әле дә үз көчендә.

                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү