Казан циркында фил хезмәткәргә ташланган

Казан циркында филләр белән бәйле тагын күңелсез хәл килеп чыккан. Бу юлы барысы да күпкә җитдирәк — филләрнең берсе эшчегә ташланган, дип яза KazanFirst.

Ир-ат фил янына килгән, ә ул аны этеп җибәргән. 29 яшьлек ир бик җитди җәрәхәтләр алган. Аның баш мие селкенгән, җилкәсенә зыян килгән, 2-5 кабыргасы һәм 2-3 күкрәк туры умырткасы сынган. Хәзер ир-ат 7нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.


Фикер өстәү