Башкалада һава торышы бу атнада да әллә ни үзгәрмәячәк, явым-төшем булу ихтималы да зур түгел.
Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төннәрен һава температурасы -4..-9, аязган вакытта -14 градуска җитәчәк. Атна дәвамында көндезге һава температурасы +3..+8 градуска кадәр җылыначак дип фаразлана.