«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов: «Кризисны аз югалтулар белән узу өчен кулыбыздан килгәнне эшләдек»

2030 елга «Татнефть» компаниясе Россиянең барлык төбәкләрендә ягулык салу станцияләренең санын ике тапкыр арттырырга планлаштыра.  Казахстанда Европада тиңе булмаган көпчәк заводы төзелә. COVID-19га каршы көрәштә компания 1,5 млрд сум акча тоткан.  Әлеге яңалыклар турында компаниянең генераль директоры Наил Мәганов хезмәт коллективлары конференциясендә сөйләде.

Узган ел  бер генә оешма өчен дә  җиңел булмады. Ә нефть тармагында эшләүчеләр аеруча зур сынау узды.  Нефтькә бәяләр, 1999 елдагы  минималь дәрәҗәгә кадәр кимүен генә исәпкә алсак та, компаниянең икътисади хәлен тотрыклы итеп саклап калу өчен күпме тырышлык кирәк булганлыгын аңларга мөмкиндер.

– «Татнефть» төркеме әлеге экстремаль шартларда да тулы канлы эш системасын көйли алды: һәр бизнес-сегмент буенча конкрет гамәлләр кылып, һәрбер проект өчен стресс-сценарийлар булдырды. Без бу кризисны аз югалтулар белән узу өчен кулыбыздан килгәнне эшләдек. Шул ук вакытта социаль инвестицияләр, хезмәт хакын түләү буенча да оператив бурычларыбызны  тулысынча үтәдек, – диде Наил Мәганов, узган елга гомуми нәтиҗә ясап.

Нефть табу:  «Үтә үзле нефть чыгару – безнең стратегик мөмкинлегебез»

«Татнефть»нең ерак киләчәккә билгеләнгән планнары буенча, 2030 елда 38,4 млн тонна нефть чыгару планлаштырылган иде. Әлеге максатка ирешү юлына басып, инде 2019 елда ук 30 млн тонна нефть чыгарылган. 2020 елда,   пандемиягә бәйле  чикләүләр куелу сәбәпле, компания 26 млн тонна гына нефть чыгара алган. Хөкүмәт тарафыннан да дифференциацияләнгән салым салуны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Әлеге карар шулай ук  үзле һәм үтә үзле нефть объектларына да кагылды.

– Үтә үзле нефть чыгару безнең стратегик мөмкинлегебез дип саныйбыз, әмма гамәлдәге салым системасы безгә әлеге мөмкинлекне куллануда каршылыклар тудыра. Бүген без нәтиҗәлелекне күтәрү һәм чыгымнарны киметүгә басым ясадык, беренче мөмкинлек булуга, кабат максатыбызга әйләнеп кайтачакбыз, – диде  генераль директор.

Бу юнәлештәге  инвестиция программалары яңадан карала. Компания  узган ел нефть чыгаруга бүленгән   инвестицияләрне  40 процентка   киметкән, нефть эшкәртү юнәлешендә эшчәнлекне ныграк җәелдергән. Компаниянең үз вакытында, инвестиция программаларын кабат карап, төп инвестицияләрне нефть эшкәртүгә юнәлтүе бүгенге  катлаулы шартларда икътисади тотрыклылыкны саклап калырга ярдәм иткән.

Җитештерү: «ТАНЕКО»ның мотор майлары Германиядә һәм АКШта уңышлы сыналды»

Узган ел нефть эшкәртү тармагы оешмалары 13 млн тонна чимал эшкәрткән. 2021 елда  бу сан 14,5 млн тоннага кадәр артыр дип көтелә. «Татнефть»  нефть эшкәртүгә инвестицияләрне арттыруны дәвам итәчәк.  2021 елга 6 яңа җайланма эшләтеп җибәрү планлаштырыла.  Бу ниндидер гади җайланмалар гына түгел, чын заводлар дияргә кирәк. Бу турыда конференциядә дә ассызыклап әйтелде.

«ТАНЕКО»ның мотор майлары чыгару буенча яңа производствосын эшләтеп җибәрүе көтелә. Әлеге  майлар  Германиядә  һәм  АКШта  уңышлы сыналган.

Сату: «Көпчәк һәм нефть химиясе җитештерү – үсеш өчен зур мөмкинлек»

«ТАНЕКО» ягулыгы һәм ваклап сату 5 млн тоннадан артык нефть продуктлары сату мөмкинлеге биргән. 2030 елга Россиянең барлык төбәкләрендә дә  ягулык салу станцияләренең гомуми санын ике тапкыр  арттыру планлаштырыла.

Ил буенча шин заводлары җитештерүне киметкән вакытта, «Татнефть» бу юнәлештә дә аерылып торган – сатулар 18 процентка арткан.

«Тольяттикаучук» заводы,  «Татнефть» карамагына күчкәннең икенче елында ук соңгы 12 ел эчендәге иң зур күрсәткечкә ирешкән.  Бүген шин җитештерү һәм нефть химиясе – компаниянең тотрыклылыгын тәэмин итә һәм үсеш өчен мөмкинлекләр тудыра. «Татнефть» тышкы базарларга 20 ел элек чыкты. Бүген чит ил проектлары киңәя. Казахстанда  югары сыйфатлы җиңел һәм йөк машиналары көпчәкләре чыгару буенча завод төзелә. Ул Россия Федерациясе киңлекләрендә генә түгел, Европада да иң яңа һәм заманча  завод булачак.

Экология: «Безнең максат – экологик фикерләүне үстерү»

2019 елда Россия «Парижның климат килешүе»нә кушылды. Әлеге проектның максаты парник газларын чыгаруны киметү, планетада уртача температура тирбәлешен, 1,5–2 градустан алып, индустриаль дәрәҗәгә кадәр саклап калуга ирешү. 2016 елдан башлап, парник газларының (Scope 1) турыдан-туры ташландыклары 5 процентка киметелгән. Һаваны чистарту чараларын киңәйтү максатында урманнар утырту бурычы куелган. Компания агымдагы елда  5 млн төп агач утыртырга исәпли.

Бу җәйдә табигый тикшеренүләргә юнәлтелгән яңа законнар кабул ителәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, углерод калдыкларына өстәмә салым салу да карала. «Татнефть»нең эшчәнлеге углеводород җитештерүгә бәйле. Шуңа компания инде бүгеннән үк әзерлек эшләре алып бара. Коры җирнең экосистемаларын саклау һәм климат үзгәрешләренә каршы көрәш өчен компания тарафыннан углерод калдыкларын киметүче тулы бер чаралар комплексы эшләнгән.

– Безнең киләчәк нәтиҗәләребез бүгенге мобилизациябездән һәм гамәлгә керәчәк салымнарга әзерлегебездән тора. Компаниябез белгечләре, барын да исәпләп, өстенлекле тенденцияләрне билгели, – дип ассызыклады Наил Мәганов.

Яшәеш:  «Без мохит формалаштырабыз, өйрәнәбез, ә аннары бу мохит безне һәм киләчәк буыннарны формалаштырачак»

«Татнефть»нең  барлык масштаблы проектлары да җәмгыять тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Компания уңайлы тормыш өчен гармонияле экосистема булдыра. Әлеге система мәгариф, сәламәтлекне саклау, иҗат, рухи мирас, спорт, мәдәни тормыш төшенчәләрен үз эченә ала.

– Иҗтимагый инвестицияләребезнең максатлары ерак киләчәккә юнәлтелгән. Без мохит формалаштырабыз, өйрәнәбез, ә аннары бу мохит безне һәм киләчәк буыннарны формалаштырачак. Яшьләр заманча белем һәм күнекмәләр алачак, – диде генераль директор үзенең чыгышында.

Компания  коронавируска каршы көрәшкә 1,5 млрд сум акча тоткан. Иң авыр вакытта әлеге ярдәмне бөтен республика тойды.

«Татнефть» ел саен җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен 150 млн сум акча бүлеп бирә. 5 ел эчендә 101 балалар мәйданчыгы төзелгән. Шәһәрнең төп визит карточкасы булып торган  «Әлмәт» үзәге, 63 шәһәрне берләштергән «Яшел фитнес» спорт хәрәкәте, «Җиңел канатлар» урам театры, «Алтын алма турында әкият» паблик-арт студиясе…. Әлеге исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде.   Бүгенге һәм киләчәк буын әлеге башкарылган эшләргә үз бәясен бирер һәм рәхмәтле булыр дип ышанасы килә.

Компаниянең профсоюз комитеты җитәкчесе Гомәр Яруллин, пандемиягә бәйле рәвештә күп коллективларда кыскартулар булса да,  «Татнефть»тә  эшләүчеләр  санының  – 3, хезмәт хакларының 5 процентка  артуын  хәбәр итте. Хезмәт коллективлары конференциясендә еллык күмәк шартнамәгә кул да куелды. Ул зур коллективны  бер гаилә итеп туплау мөмкинлеген бирә.

Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү