ТМТВ-2021: 5 сәгатьлек концерт ниләр белән истә калды?

Татар эстрадасындагы зур вакыйга. ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасын оештыручылар шушы сүзләр белән тасвирлады. Зур вакыйганың нәрсә белән гаҗәпләндергәнен без дә күреп кайттык.

30 чакрым ераклыкта – татар моңы

Элек «Пирамида» залына сыйган җырчылар быел тагын да зуррак мәйданга җыелды. ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясен тапшыру тантанасы «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә – Казаннан якынча 30 чакрым ераклыктагы Илһам Шакиров исемендәге залда үтте. Бу – әлеге концерт залында оештырылган беренче зур эстрада концерты.
Моң сөючеләрне чакрымнар куркытмый икән анысы. Чара башланыр алдыннан, кызык өчен генә дип, онлайн билет сату ноктасының рәсми сайтына кердем: 27 марттагы чарага 2 меңнән артык билет сатылган, кайбер рәтләрдә генә иясен тапмаган урыннар буш тора иде. Тамашачыга уңайлы булсын дип тә тырыштылар бит бул юлы: «Казан Экспо»га бушлай өч төрле маршрут буенча автобус йөрде. Илтеп куйдылар, тамашадан соң озатып калдылар. Рәхәт чорда яшибез, җәмәгать! Моннан тыш «электричка» белән дә килергә мөмкин иде.

Елның көтеп алынган вакыйгасы. «Барс Медиа» компаниясе директорлар советы рәисе Камил Гәрәев премия тапшыру чарасын шушы сүзләр белән тасвирлады.

– Премияне оештыра алуыбызга шатбыз. Ул – татар эстрадасындагы зур чараларның берсе. Без үзебез өчен мәшһүр Илһам Шакиров залын ачабыз. Бу – безнең өчен җаваплылык та. Залны концерт чаралары өчен ачуыбызда да үзебезне беренчеләр дип саный алабыз. Бу тамашаны артистлар да бик көтте. Алар музыкадан, тамашачыдан башка яши алмый. Минем өчен дә, «Барс Медиа» командасы өчен дә һәркем күңелендә бәйрәм төсмере булуы мөһим, − диде ул.

Сагындык! Җырлыйк әле!

Артистлар моңарчы бер дә концерт куймаган да, бер дә җырламаган, диярсең. Бер авыздан «Сагындык», «Җырлыйсы килә» сүзен кабатлап кына тордылар. Югыйсә тулыр-тулмас зал белән тамашалар оештырырга рөхсәт ителә бугай ич?

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов ТМТВ премиясенә туп-туры аэропорттан кергән. «Уфадан килешем. Миңа бик уңайлы булды – туп-туры монда кердем. Минемчә, яз бүгеннән башлана. ТМТВ премиясе пандемиядән соң тамашачылар белән бергә дәвам итә. Без моны сагындык, рәхәтләнеп җырлыйсы килә!» – диде артист.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин исә Илһам Шакиров исемендәге залны мактап туя алмады (тамаша барышында техник көйсезлекләр нәкъ тә Ришат җыр башкарган чакка туры килсә дә). «Казандагы мин күргән залларның иң-иңе бу. Ут, тавыш ягыннан барысы да заманча, сыйфатлы. Аның мәшһүребез Илһам Шакиров исемен йөртүе дә дәрәҗәсен күтәрә генә. Залга 3 меңләп кеше сыя. Мондагы бер концерт башка җирдәге өч концертка тора», – диде ул. Ришат дулкынлануын да яшермәде. Артист сәхнәгә чыкканда андый хисләр кичермәсә, ул инде артист түгел дигән фикердә җырчы. Моңа өстәп Ришат, халыкка бу залга килергә уңайлы булырмы икән, дигән борчуы барлыгын да әйтте.

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) да сәхнәгә чыкканда дулкынлана икән. «Һәр чыгышым алдыннан дулкынланам. Зал да зур. Монда тәүге тапкыр чыгыш ясыйм. Премия дә елдан-ел абруен, дәрәҗәсен күтәрә», – диде ул. Аннан: «Татарстанда концертлар куярга ниятлисезме?» – дип тә кызыксындык. «Планда бар. Киләсе елга. Әлегә Россия буйлап гастрольләр», – диде Элвин Грей.

Җырчы мәхәббәте җылытмый?!

ТМТВ премиясе башланганчы, җырчылар, гадәттәгечә, кызыл келәмнән уза. Күлмәкләрен, үзләрен күрсәтеп калыр өчен шәп мөмкинлек инде бу. Әнә Иркә тән сакчылары һәм эт ияртеп килгән. Лилия Хәйруллина, соңга кала язып, ак халатын салырга да оныткан! Келәмдә башка кешенең киеменә бәйләнерлек булмады. Гомумән, ул бик кыска булды, әллә ни күреп тә өлгермәдек. Киемнәре белән шаккатыра алганнар концерт башлангач гаҗәпләндерде.

Җырчыларга, билгеле, тамашачы тулы залга карап чыгыш ясау күңелледер. Тик менә халыкка гына күңелле булдымы икән бу кичтә? Ник дигәндә, искиткеч зур залның салкынлыгын татар моңнары да җылытмады бит. Күпләр беренче бүлек вакытында ук өске киемнәрен алырга дип чыгып китте. Алын кияргәме, агынмы дип, көзге алында күлмәк сайлап баш ваткан ханым-туташларны жәлләп тә, аңлап та куйдым шул мәлне.

Аннан, бик күп кенә чыгышлар вакытында сәхнәнең уртасы буш торды, чөнки җырчылар үз чиратын көтеп алу белән тизрәк махсус подиумга ашыкты. Кырыйда утыручылар башларын бора-бора карады инде шуларга. «Экспо»да күпләр муеннарын яздырып кайткан булса кирәк. Сәхнәне тутыра алырлык артистлар бармак белән генә санарлык иде.

«Сукыр чебен кебек кеше күзенә кереп йөрсәң, халык синнән бизә» дигән иде безгә артистлар турында фикер сорагач мәрхүмә җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиева. Кеше күзенә әлегәчә күренмәгән, биздерергә өлгермәгәннәр күбрәк тә булды бугай бу кичәдә. Кемнәрне генә ишетмәдек ич! Татарстанның атказанган артисты булып йөргән Роман Плеханов (татарча җырлаган урыс егете!), Азалия Вәлиева, Зәринә Асылкаева, Динә Вәлиева, Эльвира Уразбахтиналарны тагын кайчан һәм кайда күрер идек икән соң? Җыр кырыннан югалыбрак торган Индива, Хәким дә «кайткан»! «Яшьли сөйгән ярым» дигән җыры белән истә калган моңлы Эльвира Хамматова да сагындырган. Кайбер җырчыларның, лаеклы бүләкләрен алгач, җыр авторларын телгә алулары да сөендерде. Уңыш уртак була бит. Моны аңлаучылар бар икән әле.

Кемнәрне генә күрмәде соң бу чарада тамашачы? Елдагыча инде: халык Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова кебек танылган җырчыларны ишетергә теләде ул. Моны социаль челтәрләрдә дә яздылар, бу тәнәфес вакытында сөйләшүләрдән дә аңлашылды. Кайберәүләр афишаны бөтенләй карап тормый, ахры, 2500–5000 сумлык билетын алгач, чарага килеп утыргач кына, бу кешеләрнең исемлектә булмавын күреп, гаҗәпләнеп куя. Оештыручылар исә әлеге тантанага сайлап алынган һәр җыр – хит дип ышандырды.

P.S. «Болай булса, Сабантуйлар да булыр инде, әйеме?» Бер рәткә арттарак утырган абзыкаем берзаман шундый сүзләр ычкындырып куйды тамаша вакытында. И-и, менә нинди өметләр уята торган чара булды бит әле бу! 5 сәгатьлек концерт вакытында милли бәйрәмебез өчен борчылып утыр инде.

ТМТВ премиясе лауреатлары:

  1. Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова – «Яшәү яме җырларымда»
    2. Данир Сабиров – «Талларым елап кала»
    3. Азалия Вәлиева – «Елмай, елмай»
    4. Роман Плеханов – «Аккошлар»
    5. Индива – «Туган көн»
    6. Ринат Рәхмәтуллин – «Сүнмәс өмет»
    7. Анастасия Макарова – «Әнием»
    8. Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар – «Без Ходай кулында»
    9. Ильмира Нәгыймова – «Чәлпәрәмә килә горурлыгым»
    10. Айлин – «Син минем»
    11. Айдар Рәкыйпов – «Балкы»
    12. Зәринә Асылкаева – «Эрим»
    13. Хәким – «Табам»
    14. Эльвира Хамматова – «Син үзең»
    15. Фирүзә – «Учак ягыйк»
    16. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар – «Син минеке генә»
    17. Илнат Фәрхуллин – «Яшьлек язым»
    18. Зинира һәм Ризат Рамазановлар – «Алмагач бураны»
    19. Нәфкать Нигъмәтуллин – «Язларыма кабат кайт әле»
    20. Филүс Каһиров – «Киек каз»
    21. Зәйнәб Фәрхетдинова – «Каеннарда серләрем»
    22. Айдар Галимов – «Бер гомер арасы», «Бәхет бит ул»
    23. Эльвира Уразбахтина – «Ялгыз ай»
    24. Шахзат Разметов – «Син икән»
    25. Динә Вәлиева – «Китмә, хыял»
    26. Ләйсән Гыймаева – «Татар чәе»
    27. Чәчкә – «Унлык көче»
    28. Артур Маузер һәм Лия Шәмсина – «Кил син»
    29. Рүзилә Хәертдинова – «Күңелкәем синдә генә»
    30. Эльмира Кәлимуллина – «Ак фәрештә»
    31. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова – «Җанашым»
    32. Гөлназ Асаева – «Уйнама»
    33. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем – «Киләм-киләм»
    34. Рифат Зарипов – «Туганнар»
    35. Иркә – «Яшәргә өйрәт, йөрәк», «Тормыш җилләре»
    36. Эльвира Мифтахова – «Тыңлама»
    37. Ришат Төхвәтуллин – «Яратканым бер генә»
    38. Элвин Грей – «Яңгыр», «Гомерләр үтә икән ул»
    39. Әнвәр Нургалиев – «Кайтыйк әле туган якка», «Аңлат әле»
  2. Чулпан Гыйниятуллина – «Ел блогеры»

 

Чулпан Гарифуллина

Фото: Барс Медиа


ТМТВ-2021: 5 сәгатьлек концерт ниләр белән истә калды?” язмасына фикерләр

  1. Исэнмемез. С амфитеатра артистов не видно, боковые экраны не транслировали.

Фикер өстәү