Рөстәм Миңнеханов  шәһәр яны бистәләрендә мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

Президент Рөстәм Миңнеханов  шәһәр яны бистәләрендә мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Мәгариф учреждениеләренең кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр төрле районнардан алына. Президентка очрашуларда халыкның нинди мәсьәләләр күтәргәнен җиткерделәр. Ул исә киңәшмә йомгаклары буенча түрәләргә эш кушты. 

Беренчедән, тиешле шартлар булмаган шәһәр яны бистәләрендә балаларны мәктәпләргә йөртүне өстәмә оештырырга кирәк булачак. Шул ук вакытта Президент укучыларны автобуста йөрткәндә, иминлек чараларын игътибар үзәгенә алырга кушты.

Икенчедән, җирлекләргә мәктәпләрнең кирәкме-түгелме икәнлегенә анализ ясап, шуның нәтиҗәсендә тиз генә проект эшләү чараларына керешү бурычы куелды. «Төзелгән йортлар түгел, теркәлгән кешеләр саны, ягъни халыкның чынбарлыктагы ихтыяҗыннан чыгып, теге яки бу карар кабул итәргә кирәк», – диде Президент.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, муниципалитетларның, шулай ук җир хуҗаларының турыдан-туры эше бу. Бүген килеп чыккан кыенлыклар исә – социаль-мәдәни объектларны исәпкә алмыйча гына төзелеш алып баруның ачы нәтиҗәсе.

Хәзер моңа юл ябыла. Моннан соң, төзелеш эшләре башлап җибәрелгәнче, җирлекнең социаль инфраструктурасы өйрәнеләчәк. Бу максаттан якын араларда республика Президенты кушуы буенча киңлекләрне үстерү институты булдырыла. Шушы ук институт җитәкчеләрнең кирәкле инфраструктурадан башка гына торак комплексларын төзү турында карар кабул итүләрен ачыклаячак.

Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, институт, киләчәктә дә торак комплекслар төзегәндә кешеләрнең мәктәпләр, транспорт буенча һ.б. мәнфәгатьләре исәпкә алынсын өчен, территорияләрне үстерүне контрольдә тотачагын билгеләп үтте.


Фикер өстәү