Татарстанда бөер күчереп утыртканнан соң беренче хатын-кыз бәби тапкан

Татарстанда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз бөерен күчереп утыртканнан соң балага узган, йөклелекне күтәргән һәм бәби тапкан.

Аңа күптән түгел генә бавыр трансплантациясе ясаганнар: үзенеке аутоиммун гепатит аркасында таркалган була. Мондый операциядән соң, ким дигәндә, бер ел авырга узарга ярамаган. Тик барысы да башкача килеп чыккан.

Операциядән соң ярты ел вакыт узгач хатын-кыз йөрәк астында сабый йөртүен белә. Ходай бирсә исән калыр, дип йөклелекне туктатмый. Аборт турында уйлап та карамаган. Беренчедән, гөнаһ, икенчедән, сабыйны алар 15 ел көткән. Хатын-кызга Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә күзәтү астында дәваланырга туры килә.

Ә хәзер инде ул 3,5 килолы кызы белән өйгә кайтып киткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү