«Тантана – 2021» нинди вакыйгалары белән истә калды?

«ДиКаприо в юбке», тәнкыйтьчесез театрлар һәм тантананы үз кулына алган табиблар. Халыкара театр көнендә узган «Тантана» чарасының төп темалары әнә шул булды.

Актерга игътибар һәм бәйрәм кирәк. Узган елны тамашачысыз гына узган «Тантана» шуны раслады. Ул чакта алып баручылар интеллектуаль акыл темасын күтәреп, хәлдән чыгарга тырышсалар да, алкышлар, бер-береңне котлаулар белән узган бәйрәм җанлырак та, җылырак та, рәхәтрәк тә шул инде.
«Тантана» ел саен оригиналь темалары белән истә кала. Актерлар үзләреннән көлә дә, бер-берсенә яратып төрттерә дә, шул елга гына хас үзенчәлекле теманы күтәрә дә белә. Быел җиңүчеләргә бүләкләрне табиблар тапшырды. Араларында «Ашыгыч ярдәм» станциясе фельдшеры Альбина Кәримова, Татарстанның атказанган табибы Газинур Галимҗанов, 18 нче хастаханәнең психотерапия бүлеге мөдире Булат Әкбәров бар иде. Бәйрәм белән котлап, алар, сез безгә килгәнче, безнең сезгә баруыбыз хәерлерәк, дип шаяртырга да онытмады. Хәер, шаярту да булмады бугай ул. Алып баручылар исә табиблар янәшәсендә үзләрен шифаханәдәге кебек хис итте.
92 спектакльгә – 12 премия
Сезон дәвамында 92 спектакль әзерләнгән, ә «Тантана»да – нибары 12 премия. Бәлки шуңа да, җиңүчеләрнең күпчелеге бүләген, ниһаять, миңа да насыйп булды, дигән сүзләр белән алгандыр. Эпизодик роль остасы булып танылган Резедә Сәлахова хәтта үзен «ДиКаприо в юбке» дип атады. Нишлисең, икесенә дә үз «Оскар»ы көттереп кенә килгән. Йөзгә якын премьера арасыннан ел вакыйгасы булырдае исә быел табылмады. Алдагы елларда нәкъ менә шушы номинация тирәсендә ризасызлык туа һәм бәхәсләр куера торган иде. Соңгы тапкыр әлеге номинация җиңүчеләрен бүләкләгәндә мәдәният министры Ирада Әюпова алдагы елларда спектакльләргә түгел, конкрет кешеләргә күбрәк игътибар бирербез диде һәм сүзендә торды. Быел тагын бер номинация төшеп калды, иң оста театр тәнкыйтьчесе табылмады. Министр моны кадрлар кытлыгы белән аңлатты һәм әлеге номинация җәһәтеннән үзгәрешләр кертергә кирәклеген искәртте. Әлегә фаразлар кылмый торыйк.

Бәясе арта торган премия
«Тантана» махсус премияләргә дә бай. Алар арасында аерылып торганы – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов булдырган Шамил Закиров исемендәге премиядер, мөгаен. Ул аны ел саен театр өлкәсендә 30 елдан артык эшләгән сәхнә эшчеләренә тапшыра. «Быел Шамил Закировка 76 яшь булыр иде, димәк, премия 76 мең сумны тәшкил итә. Монда чыккан актерлар, ниһаять, миңа да насыйп булды, дигән сүзләр әйтә. Шамил Закиров премиясен әле алмаганнар борчылмасын: аның бәясе елдан-ел арта гына», – диде җырчы һәм быелгы премияне театр тегүчесе Наилә Ваһаповага тапшырды. Тантананың иң ихлас мизгеле шушы булгандыр. Салават кулыннан премия алганда, җиңүченең күзләре яшьле иде.

Безгә бер җылы сүз җитә
Артистка да, сәхнә арты хезмәткәренә дә кайчак бер җылы сүз җитә. Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы номинациясендә җиңгән Ләйсән Фәйзуллина әнә шул фикердә:
– Бу премияне конкрет бер рольгә түгел, тулаем эшчәнлегемә бәя дип саныйм. Чөнки театрда 13 ел эшлим, төрле образлар туды, бу премиягә ничә тапкыр куелып та, бер тапкыр да алганым булмады. Артистка бит премиясеннән бигрәк, еш кына гап-гади игътибар, рәхмәт сүзе дә җитә. Әлеге чара артистка зур итеп рәхмәт әйтү инде ул. Әгәр бүген театрга аяк басарга җыенсам, бәлкем артист һөнәрен сайламас та идем. Чөнки заман шулкадәр зур тизлек белән бара, мондый вазгыятьтә бер урында 13 ел эшләү мөмкин түгелдер дип тә уйлыйм. Ләкин моңа төшенер өчен күпмедер вакыт үтүе кирәк. Мин хәзер актерлык хезмәтен бөтен яклап аңладым, шулай ук башка һөнәр үзләштереп карау ниятем дә бар.
Ир-атлар арасында әлеге номинациядә җиңгән Эмиль Талипов исә, узган ел Президент булып чыгыш ясаган идем, файдасы булды, дип шаяртты. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй алай шаяртмады, ләкин аны «Намус һәм тугрылык» номинациясендә зурладылар. Качалов театры актеры Геннадий Прытков та әлеге номинациядә билгеләп үтелде. «Намус һәм тугрылык» номинациясе лауреатлары сәхнәгә күтәрелгәндә, зал аягүрә алкышлады.
Сүз уңаеннан, быел яшьләр дә читтә калмады. «Моң», «Сак-Сок» спектакльләре актерлары үз бүләкләрен алдылар. Дебют номинациясендә исә Чаллы театры актеры Винер Фәйзуллин җиңде.
Халыкара театр көне тагын бер вакыйгасы белән истә калды. Бу кичәдә Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары да билгеле булды. «Әкият» театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйни, «Мастеровые» театры баш рәссамы Елена Сорочайкина һәм Камал театры артисты, педагог Миләүшә Шәйхетдиновага тапшырылды. «Быел, исән булса, әтием Наил Шәйхетдиновка 80 яшь тулган булыр иде. Ул минем өчен шатланадыр», – диде Миләүшә Шәйхетдинова, бүләкне алганда.
Ихлас кичә булды, дияр идек тә, кичә үк түгел, «Тантана» көндезге уникедә үтте бит әле. Мөгаен, табиблар театрга «тихий час» вакытында кереп чыксын өчен шулай эшләнгәндер. Кич белән исә артистлар үз бәйрәмнәрен онытып, тамашачылар күңелен күрделәр.
«Театраль Идел буе» җиңүчеләре билгеле
«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында Татарстаннан «Микроскоп» спектакле белән Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы, «Перепутанная сказка» спектакле белән Казанның «ЕрашОК» балалар сатира һәм юмор эстрада театры катнашты.
Беренче этапта барлыгы 416 коллектив үзара көч сынашкан. Шулардан икенче этапка 21е үткән. Халыкара театр көнендә җиңүчеләр билгеле булды. Бу юлы Чуашстаннан «Абрикосовый сад» спектакле иң яхшы режиссура, иң яхшы ир-ат ролен башкаручы, иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы номинацияләрендә җиңде. Шушы ук коллективның «Страна слепых» постановкасы фестивальнең иң яхшы спектакле булып танылды. Узган ел бу фестивальдә «Парковка» спектакле һәм Ләйсән Гатауллина билгеләп үтелгән иде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү