Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре вафат булу сәбәпле, республика җитәкчелеге кайгы уртаклашты

Хәлилов Мансур Сафа улы

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Алексеевск районының элекке «Алга» колхозы рәисе Хәлилов Мансур Сафа улы 28 мартта 79 нчы яшендә арабыздан мәңгегә китте.
Мансур Сафа улы Хәлилов 1942 елның 6 августында ТАССР Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Урта Тигәнәле мәктәбен тәмамлаганнан соң Лаеш училищесында механизаторлыкка укый. Хезмәт эшчәнлеген 1960 елда «Алга» колхозында колхозчы буларак башлап җибәрә. 1962 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядән кайткач, шул ук колхозда механизатор эшен дәвам итә. 1973 елда Чуашстан совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң колхозның баш икътисадчысы вазыйфасына билгеләнә.
Мансур Хәлилов 1977 елда «Алга» колхозы рәисе итеп бертавыштан сайлана. «Алга» колхозы аның җитәкчелегендә 32 ел дәвамында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында алдынгылыкта барды: сыер, бозау, дуңгыз абзарлары, ашлык саклагычлар төзелде. Талантлы җитәкче авылның социаль өлкәсен дә үстерде: балалар бакчасы, мәчет, фельдшер-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты калкып чыкты. Авылны саклау һәм колхоз хезмәтчәннәренә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру Мансур Хәлиловның тормышында һәрвакыт иң мөһиме булып торды.
Мансур Хәлилов гаять зур хезмәт сөючәнлеге, иҗтимагый бурычка карата җаваплылык хисе, яраткан эшенә тугрылыклы хезмәт итүе, җитәкче буларак, социаль җаваплылыгын аңлавы, кешеләргә карата игътибарлы, итагатьле мөгамәләсе белән аерылып торды.
Мансур Хәлиловның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Алар арасында – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.
Мансур Сафа улы Хәлиловның ¬ – югары класслы профессионал, гүзәл кешенең якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.
Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, М.Г.Әхмәтов, А.И.Демидов, М.А.Җәббаров, С.А.Демидов


Фикер өстәү