Җәйгә битлекләрне салырбызмы?

Якын арада Татарстанга 3 мең дозадан артык «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтырга тиеш. Гомумән алганда, республикада 126943 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Шуларның 87 меңнән артыгы икенче дозаны алган.

«Шимбә киңәшмәсе»ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вакцинацияләү эшен көчәйтергә кушты. Бигрәк тә инфекциягә бирешүчән төркемгә караган кешеләргә моның мөһимлеген аңлатырга кирәк. Шул ук вакытта Президент прививканы кешенең теләгенә каршы барып кадатмаска дип тә искәртте.
– Халыкка вакцина бушлай һәм ирекле рәвештә гамәлгә ашырыла. Кешеләрне мәҗбүр итәргә кирәкми, без аларны ышандырырга, сөйләргә, күрсәтергә тиешбез. Мин рәсми рәвештә республикада 120 меңнән артык кеше вакцинация узды дип әйтә алам. Әлегә нинди дә булса проблемалар ачыкланмаган. Үзебезнең вакциналар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Вакциналар барлыгы куандырса да, коронавируска бәйле башка яңалыклар күңелгә шом кертә. Мәсәлән, Чехиядә вирусның яңа штаммы ачыкланган. Әлегә аны британ һәм Африка штаммнары кебек үк куркыныч түгел дип ышандыралар. Галимнәр тикшеренүләрен дәвам итә.
Кешелек дөньясы коронавирустан прививка ярдәмендә сакланган, инфекция авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына таралачак, дигән фараз бар икән. Моны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург белдерде. Шуңа да ул коронавирусның озак вакыт «яшәве»нә әзер булырга кирәклеген искәртте.
Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин да вакцина ясаткан иде. Ил башлыгы бу эшне камераларсыз, журналистларсыз гына башкарды. Моның сәбәбен дә аңлатты. «Без маймылланырга тиешме? Кемдер кайдадыр камерага ясаткан икән, мәҗбүри рәвештә шулай эшләргә кирәкме? Юктыр, мөгаен», – диде Россия Президенты. Ул үзенең вакцинадан соң хәле турында да әйтте. Президент әлегә үзен яхшы хис итә.
Владимир Путин гамәлдәге чикләүләрнең кайчан бетереләчәгенә фаразлар да бирде. Аның сүзләренчә, моның өчен ил халкының 70 проценты вакцинацияләнгән булырга тиеш. «Хәзерге темплар белән барсак, җәйгә мондый күрсәткечләргә ирешербез дип уйлыйм», – дип белдерде Президент.

ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ: ВАКЦИНАЦИЯГӘ БЕРНИЧӘ ЫСУЛ АША ЯЗЫЛЫРГА МӨМКИН:
1. Дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ).
2. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы.
3. 122 бердәм телефон номерына шалтыратып.
4. Контакт телефоннары буенча сырхауханәләргә мөрәҗәгать итеп.
5. Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп.

САН
Татарстанда пандемия вакытында рәсми рәвештә теркәлгән авыручылар саны халыкның барлык саныннан нибары 0,5 процентны тәшкил итә. Чир республиканың һәр икейөзенче кешесенә кагылган дигән сүз.
Джонс Хопкинс университеты китергән мәгълүматларга караганда, дөньяда коронавирусны барлыгы 127193668 кеше йоктырган, аннан 2784153 кеше үлгән. Авыручылар саны буенча беренче урында АКШ тора (30262380). Икенче урында – Бразилия (12534688), өченчедә – Һиндстан (12039644), дүртенче урынны Франция (4606185) били. Бишенче урында – Россия (4469327).

Чулпан Гарифуллина

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү