Түбән Камада Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкиллеге ачылды

Узган атна азагында Түбән Камада тарихи вакыйга булды: Россиянең мөселман эшмәкәрләре очрашты. Әлеге чарада йөздән артык кеше, шул исәптән, Түбән Кама муниципраль районы башлыгы һәм имам-мөхтәсибе катнашты.

“Узган ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама инвестиция эшчәнлеге буенча республикада беренче урынга чыкты. Хәзер безнең алда үз бизнесын мөстәкыйль рәвештә төзегән эшмәкәрләргә ярдәм итү, бизнесның административ ресурссыз дип аталган бу төрен тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру бурычы тора. Бизнес белән хакимият бер команда булырга тиеш, дип саныйм. Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе бизнесны үстерүдә безнең мөмкинлекләрне көчәйтәчәк”, – диде үз чыгышында шәһәр мэры Айдар Метшин.

“Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе – Россия буенча эшли торган зур экосистема”, – дип билгеләп үтте ассоциация президенты Айдар Шаһимәрданов. Аңа алты мең предприятие һәм төрле юнәлештәге эшчәнлек керә: бизнес-клуб, инвестиция фонды, хатын-кызлар хәрәкәте һәм башкалар. Ассоциация бизнес өлкәсендә беренче адымнарын ясаучыларга да, тәҗрибәле эшмәкәрләргә дә ярдәм итә, шулай ук хәйриячелек белән шөгыльләнә. “Бу эш хәзер Түбән Камада да алып барылачак. Без шәһәр проблемаларыннан да читтә калмаячакбыз”, – диде Айдар Шаһимәрданов.
Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең Түбән Камада вәкиллеген Фәрит Кәримов җитәкләячәк. Аңа 38 яшь эшмәкәр икенчел чимал – полиэтиленнан гранула җитештерү белән шөгыльләнә. Алга таба аннан көнкүрештә кулланыла торган продукция җитештерелә.


Фикер өстәү