Яшел Үзән башлыгы: «Берәү дә бу бәладә ялгыз калмас»

Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев торак йортта газ шартлау сәбәпле килеп чыккан вазгыятькә карата журналистлар соравына җавап бирде.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта белгечләр йортка бәя бирә, экспертиза үткәрә. Шуннан соң зыян күргән фатирларда яшәүчеләр кире үз торакларына кайта алырлармы-юкмы икәне билгеле булачак. Җимерелгән этажларны төзекләндерү өчен күпме вакыт кирәге әле билгеле түгел.

Башлык әйтүенчә, әлеге фаҗигага тарыган кешеләрнең күпчелеге туганнарында яшәп торырга карар кылган. Кайберләре «Волга» шифаханәсендәге кунакханәдә урнашкан. Кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә. «18 кеше шифаханәдә кала. Аларга барлык шартлар тудырылган. Зыян күргән һәр кешенең контактлары бар. «Кайнар линия» телефоны эшли», — диде Михаил Афанасьев.

— Барлык хезмәтләр дә, кешеләр дә әлеге трагедиядә үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте. Барысы да булышты, оператив эшләде. Барысына да рәхмәт. Бу бәладә берәү дә ялгыз калмаячак, — диде башлык.

Яшел Үзән шәһәрендә газ шартлаудан зыян күрүчеләр исемлеге билгеле: корбаннар саны 2гә җитте

Чулпан Гарифуллина
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү