«Кызыл зона»да эшләгән табиб белән туры эфир узачак

31 мартта Татарстанның COVID-19ка каршы тору буенча Оператив штабы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында чираттагы туры эфир узачак.

Бу юлы анда ел буе «кызыл зона»да эшләгән табиб катнашачак. Пандемия чорында белгечлеген алмаштырган табиб-ортопед Саяр Сираҗетдинов үз тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Табиблар стресска каршы ничек көрәшә, безгә пандемияне җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк, вәзгыятьнең яхшыруы турында сөйләргә ни өчен әле иртәрәк – онлайн-трансляциядә әнә шул сорауларга җавап ишетеп булачак. Сәгать көндезге 11дә башланасы әңгәмәнең модераторы – Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Транляциягә сылтамалар:

https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan

https://instagram.com/minzdravrt


Фикер өстәү