Камил хәзрәт Сәмигуллинга борчыган сорауларыңны юлла!

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе 2 апрель көнне 16.30–17.30 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән «туры эфир» уздыра.

Диния нәзарәте һәм мәчетләрнең эшчәнлеге, татар телен саклауда дин әһелләренең роле, уразага әзерлек, республикада җәмәгать ифтарлары оештыруга кагылышлы һәм башка үзегезне борчыган сорауларны 222-09-75 номеры буенча шалтыратып, мөфтигә турыдан-туры бирә аласыз.
Алдан «ватсап» аша 8 917 9270040 номерына һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләребез аша да юлларга мөмкин.

Туры элемтәне «ВТ»ның «ВКонтакте»дагы төркеме, «Инстаграм»дагы аккаунтыннан карарга мөмкин.


Фикер өстәү