Татарстанның бер мәктәбендә башкорт теле укытыла башлый

Чаллының 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә башкорт телен өйрәнә торган сыйныфлар ачылачак. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итте.

1 сентябрьдән әлеге мәктәптә «Туган тел һәм әдәбият» фәне кысаларында башкорт теле укытыла башлаячак. Бер кабинет башкорт телен  өйрәнү өчен махсус җиһазландырылган.

Белем бирү учреждениесе директоры Елена Мосолкова сүзләренчә, I һәм II сыйныф укучыларының әти-әниләре теләге буенча,  рус, татар яки башкорт телләрен сайлый алачак.

Мәгариф оешмасы Башкортстан һәм Татарстан хөкүмәте арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында база мәктәбе буларак билгеләнгән.

Әлеге сыйныфка эләгү өчен әти-әниләр гариза язарга тиеш.  11 мәктәптә башкорт телен белгән бер укытучы булуы да мәгълүм.


Фикер өстәү