Бакчачылык ширкәтләре «торак пункт»ка әйләнәчәк

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк кабул итү бүлмәсе бакчачыларның бетмәс-төкәнмәс проблемаларын атна буена хәл итәргә алынды. Кичә бу эшне Инстаграмдагы аккаунтта «Татарстанда бакчачылык: теория һәм практика» дип аталган туры эфир үткәрүдән башладылар. Аны Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов алып барды.

Бакчачылар турындагы законга яңа үзгәрешләр кертеләчәк. Шул рәвешле «ширкәт»не торак пункт категориясенә кертергә мөмкинлек булачак. Яңалыкларның иң мөһиме, мөгаен, шушыдыр. «Бу үзгәрешләр буенча җәмәгатьчелектә фикер алышулар булды инде, Татарстаннан кергән тәкъдимнәр дә исәпкә алынды. Чираттагы сессиядә закон проекты беренчеләрдән булып каралыр дип көтелә. Аларның күбесе җир һәм мөлкәт мәсьәләләренә кагылачак», – диде Дәүләт Думасы депутаты.
Бакча – ял итү урыны гына түгел. Катлаулы чорда ул гаиләләр өчен икътисади яктан да бик файдалы. Балаларны җир эшенә тартырга, физик яктан тәрбияләргә дә менә дигән мөмкинлек.
– Шуңа күрә дә «Бердәм Россия» бу мәсьәләне гел күз уңында тота, – ди Айрат Фәррахов. – «Дача амнистиясе» эшләп килүгә карамастан, әле «хуҗасыз» бакчалар шактый күп. Шул сәбәпле, күчемсез милекне рәсмиләштереп бетерү өчен бу закон тагын 5 елга, ягъни 2026 елга кадәр озайтылды.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Россия авылы» федераль проекты координаторы Марат Әхмәтов азрак тарихка тукталып үтте.
– Элек бакчачылык ширкәтләрен зур предприятиеләр, оешмалар үз хезмәткәрләре өчен төзеде. Аңлашыла ки, алар үз балансындагы байлыкны ут-су белән дә тәэмин иттеләр, юллар да төзеделәр. Ни кызганыч, туксанынчы елларда бу система юкка чыкты. Бакчалар «кыргыйланды». Нәтиҗәдә проблема артыннан проблема туып кына торды. Безгә бакча системасын халык өчен файдалы булырлык итеп үзгәртергә кирәк, – ди ул.
«Баш бакчачы», Татарстан бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин әйтүенчә, моңа шактый ирешелгән дә инде. Бигрәк тә 2017 елда республикада кертелгән программа зур ыргылыш ясарга мөмкинлек биргән. Әлеге документ нигезендә Бакчачылар берлегенә ел саен 550 млн сум акча бүлеп бирелә. Бу сумма нигездә юллар салу, каты калдыклар өчен урыннар әзерләү, су башнясы төзү, электр челтәрләре тоташтыру өчен тотыла. Әмма бу гына проблеманы хәл итеп бетерә алмый икән әле. Шуңа күрә ширкәтчеләр белән бергәләп, ½ күләмендә финанслашу юнәлешен дә күздә тоталар.
Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов исә, хакимиятләргә дә бу мәсьәләгә якын килергә кирәклеген искәртте. Чөнки бакчачылык ширкәтләрендә күбрәк пенсионерлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яши. Аларга булдыра алганча ярдәм кулы сузарга кирәк. Ришат Хәбипов 2018 елдан «Казан» агросәнәгать паркында үткәрелүче Бакчачылар көнен дә искә алды. «Быел да бу бәйрәм сентябрь аеның беренче шимбәсенә тәгаенләнде», – диде ул һәм актив катнашырга чакырды.
Быел да югарыда телгә алынган программа буенча Бакчачылар берлегенә 500 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу юлы маршрут автобуслары йөртү, бакча территориясендә интернет эшләтү, межалау кебек юнәлешләргә күбрәк игътибар юнәлтмәкчеләр. Шул ук вакытта халык үзе актив булырга тиеш икәнен искәрттеләр. Сүз дә юк, моның өчен хокукый яктан белемле булырга кирәк. Монысы да проблема түгел икән. «Берлектә үз юристыбыз бар. Теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә аласыз», – диде Владимир Дейнекин.

Фәния Әхмәтҗанова

Марат Хәбибуллин фотосы

23 райондагы 950 бакча ширкәтендә 381 мең бакча участогы урнашкан.
9 районда бакчачылык ширкәтләре бар, әмма алар теркәлмәгән.
13 районда бакчачылык ширкәтләре бөтенләй юк.


Фикер өстәү