Хезмәт хакы түләү өчен әҗәткә керү кайда илтеп җиткерер?

 Үткән чәршәмбедә Федерация Советының бюджет һәм финанс базарлары буенча комитеты утырышы булды.

Анда Хисап палатасы рәисе Кудрин чыгыш ясады һәм Россия төбәкләренең бурычка батуы хакында игълан итте. Пандемияле 2020 елда субъектлар, бюджет дефицитын каплау өчен, барысы бергә 383 миллиард сум кредит алганнар. Бу аларның гомуми әҗәтен 18 процентка үстергән. Өч төбәк: Мордовия, Хакасия һәм Удмуртиянең дәүләткә бурычы керемнәренең 100 процентыннан ашып киткән. «Агымдагы чыгымнар бурычка керүне сорый икән, әҗәт туктаусыз үсәргә тиеш була һәм без һәр адым саен пирамидага якынлашабыз: бурычка алып, элекке бурычларны түлибез һәм бурычны тагын да үстерәбез», – дип кисәтте Кудрин әфәнде.

020 елда 85 субъектның 57се керемнәренә караганда күбрәк акча тоткан. 2019 елда андыйлар 35 булган, 2018 елда – 15 кенә.

Үткән ел төбәкләрнең бюджет дефициты 677 миллиард сум тәшкил иткән. Бу – 2006 елдан соң иң зур күләмдәге җитмәүчелек, ди. Федераль бюджеттан 1,5 тапкыр арттырылган трансфертлар булмаса, бу дефицит, 6,5 тапкыр артып, 3,776 триллион сумга җитәсе икән. Хәер, ул трансфертлар – шул ук төбәкләрдән җыелган акчаның беразын кире кайтарып бирү генә бит инде. Әмма бөлгән төбәкләргә Мәскәү күбрәк акча күчерә, икътисади хәле түзәрлек дип тапканнарга түләми диярлек. Кем үзәккә күбрәк салым акчасы күчерә, шул азрак ала. Дотациядә утыручылар мулрак ярдәмгә өметләнә һәм ала да. Менә мондый гаделсезлек төбәкләрнең тырышып эшләү омтылышын юкка чыгара да инде. Аягын юрганына карап сузмаган төбәкләр санынының 15 тән 57гә кадәр үсүен менә шундый вазгыять тә тудыра.

Үткән ел бюджетында иң зур «ярык» барлыкка килгән төбәк Кемерево өлкәсе булган. Аңа үзе җыйган салымнар һәм керемнәрнең 30 проценты күләмендә акча җитешмәгән. Удмуртия керемнәренең 25 проценты күләмендә бурычка мохтаҗ. Хакасия, Төмән һәм Архангельск өлкәләре, Башкортстан һәм Калмыкия республикаларының бу күрсәткече 20 проценттан артык.

Бюджет дефициты булганда, төбәкләр кайсы өлкәгә акчаны кысалар? 51 төбәктә сәнәгатькә инвестицияләр кимегән. Бу инде – алдагы елларда сәнәгать җитештерүенең артуына зур өметләр багларга ярамый дигән сүз. Димәк, бюджет дефициты дәвам итәчәк.

Төбәкләрнең әҗәте пандемиягә кадәр үк зур иде инде. Белгечләр әйтүенчә, бюджет дефициты 2012 елгы Май указлары нәтиҗәсендә хезмәт хакларын арттыру сәбәпле туа. Хезмәт хакы түләү өчен әҗәткә керү бер дә күңелле перспектива түгел инде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү