Телевизордагы игълан аша табылган «күрәзәче» әбинең 100 мең сумга «бозымын» чыгарган

Казанда беркатлы әби күрәзәчене телевизордагы игълан аша тапкан булган.

70 яшьлек пенсионер кырыгалдарлар тозагына эләккән. Әби үзендәге бозымны чыгарырга уйлаган булган.

Зыян күрүче игъланны телевизорда күреп, «күрәзәче»гә шалтыраткан. Аңа сеанс өчен телефоннан тиешле номерга акча күчерергә кушканнар. Күрәзәче хатын тиешле йоланы башкару өчен «яшел таш» сатып алыр өчен акча кирәклегенә ышандырган. Сеанслар өчен пенсионер бер атнада 107 мең түләгән. Әби бөтен булган акчасыннан колак каккач «күрәзәче» юкка чыккан.

Шул вакытта гына ул алданганлыгын аңлап алган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү